«Бүләгем – гаиләм»
Тынгысыз шәхес
Ринат Шәрипов белән безнең редакция хезмәткәрләре күптән таныш. Ул еш кына төрле темаларга язмалар әзерли, үзенең дә газета мәкаләләре герое булганы бар. Бигрәк тә ул сугыш ветераннары, аларның батырлыклары һәм ветераннар советының күренекле әгъзалары турында сөйләргә ярата.
Ә бу юлы шушы һөнәренә бирелгән кызыклы кешенең үзе турында язабыз.
Ринат Шәрипов тумышы белән Үзбәкстанның Бохара шәһәреннән. Әнисе педагог булып эшләгән. Аңа башта эшче яшьләрнең кичке урта гомуми белем бирү мәктәбендә укырга туры килә. Мәктәпне тәмамлаганнан соң шоферлыкка укый һәм шәһәрнең ветеринария дәваханәсенә эшкә урнаша. Әлбәттә, аңа эш барышында ветеринария белгечләре белән авыл җирләренә чакырулар буенча күп барырга туры килә. Аңардан башка бер генә дә эпизоотик ветеринария чарасы узмый. Кызыксынучан шофер егет ветеринарлар хезмәте белән чын-чынлап кызыксына, еш кына белгечләргә ярдәм итә, үзе дә сизмәстән хайваннарны һәм шушы мөһим эшне ярата башлый. Бу мавыгу аны Сәмәрканд шәһәрендәге авыл хуҗалыгы институтының ветеринария медицинасы факультеты студенты итә. 1974 елда ул ветеринария табибы дипломын алып чыга. Аны Бохараның өлкә ветеринария лабораториясенә табиб-серолог итеп юнәлтәләр. Күп тә узмый вирусология бүлеге мөдире итеп билгеләнә. Ә инде яңа радиология бүлеге ачылгач, Ринат Нарзулаевичны шунда мөдир итеп куялар. Нәтиҗәдә аңа Ташкентта радиология буенча белгечлек алырга, ә аннан соң Ленинградта аерым курслар да узарга туры килә.
Яңа белгечлекләр үзләштерсә дә, аны кеше ярдәменә мохтаҗ булган хайваннар үзенә ныграк тарта. Һәм инде әзерлекле белгеч шәһәр ветеринария дәваханәсенә әйләнеп кайта, бернинди авырлыклар да аны туктатмый.
1982 елда ветеринария хезмәтен ныгыту өчен шәһәрне ике районга бүлгәч, Шәрипов шуларның берсенә – район ветеринария дәваханәсенә мөдир итеп билгеләнә. Намуслы хезмәте күп санлы Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары белән билгеләнә.
Союз җимерелгәннән соң Ринат Шәрипов гаиләсе белән туганнарының тарихи туган ягы – Татарстанга күченеп кайта.
Яшел Үзән аның икенче туган иленә әйләнә. Ул биредә үзенең һөнәри эшчәнлеген район ветеринария берләшмәсендә дәвам итә. Монда да, төрле вакытлар булса да, бервакытта да күңел төшенкелегенә бирелми, имиджын яңабаштан булдыра.
Хәзер ул лаеклы ялда булуына карамастан, тыныч кына өйдә кул кушырып утырмый. Журналистика белән кызыксына, сәгать коллекциясен җыя. Элек хезмәте буенча хайваннар дәваласа, ә хәзер сәгатьләр төзәтә. Сәгатьләр аның хоббиена әйләнгән.
2013 елда Ринат Шәрипов район ветераннар советына аның элеккеге рәисе Александра Сиделева чакыруы буенча килә. Ә хәзер ул активист буларак, күченеп кайткан һәм ликвидацияләнгән предприятиеләр ветераннары советы рәисе. Шәһәрнең иң ерак участоклары –
«Могҗизалар кыры», Гәр бистәсенә һәм башкаларга хезмәт күрсәтә. Аның карамагында 11 урам һәм 18 әгъза исәпләнә.
Үз эшеңне яратмасаң, бервакытта да бәхетле була алмыйсың, – ди Ринат Нарзулаевич. – Әйе...мин бик бәхетле, тату гаиләм, акыллы хатыным бар, аның белән кулга-кул тотынышып 50 ел бергә яшибез. Без күбәү –
13 кеше: ике улым һәм бер кызым, аларның гаиләсе һәм 5 оныгым. Әйләнә-тирәмдә гел яхшы кешеләр яши. Гаиләм – минем өчен төп бүләк, аны бернинди орден-медальләрдән дә өстен куя алмыйсың.
Үзенең 75 яше тулган бу көннәрдә Ринат Шәрипов яшәү дәртен, активлыгын югалтмый. Аңа сәламәтлек, гаилә бәхете һәм уңышлар телибез. Һәр көн бәхет һәм күңел күтәренкелеге китерсен.
«Мин позитивта яшим. Кешеләр белән аралашырга яратам. Үземә дусларны интернет, социаль челтәрләр аша да табам. Һәм тагын бер хоббием бар: төрле дәрәҗәдәге тәңкәләр җыям», – дип йомгаклый сүзен тынгысыз героебыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев