Булачак әниләр өчен психологик ярдәм. Яшел Үзәндә йөкле хатын-кызлар өчен чираттагы психологик тренинг узачак
23 май, җомга көнне, 13.00 сәгатьтә Мирныйдагы №2 хатын-кызлар консультациясендә медицина психологы Ирина Морозкова әкият терапиясе үткәрәчәк.
Бу - тәрбия, белем бирү, үз-үзеңне тотышны коррекцияләү, психологик тайпылышларны профилактикалау, психологик һәм психотерапевтик ярдәм өлкәсендә бурычларны хәл итү өчен әкиятне кулланучы психология методы.
Тренинг кызыклы булачак. Сез дә кушылыгыз!
Фото: ЦРБ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев