Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бүген уллар — ир балалар көне

Ел саен 22 ноябрьдә бөтен дөньяда гаилә бәйрәме – уллар көне, ягъни ир балалар көне билгеләп үтелә.

⚡⚡Бу көнне һәркем үзенчә билгеләп үтә. Шулай ук бу көн уллары армия сафында  хезмәт итә торган әти-әниләр өчен бигрәк тә кадерле.
Әмма малайлары инде үскән гаиләләр өчен дә бу дата әһәмиятле. Чөнки гаиләдә нәсел дәвамчысы, варис туу элек-электән чын могҗиза һәм чын шатлык булган. Әтиләр киләчәктә дус һәм киңәшче булыр дип уллары тууын көтсәләр, әниләр үз улларының яклаучылары һәм ярдәмчеләре булыр дип өмет итә.

👏👏Кем генә булмасын балаларыбыз сәламәт, акыллы, игелекле, кешелекле булып үссеннәр! Уллары булган барлык әти-әниләрне котлыйбыз!


 Кызлары гына булган әниләр дә күңелсезләнеп утырмасын, малай-оныклар алып кайтып бирерләр әле кызларыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев