Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бу җәйдә пенсионерларны нәрсә көтә

1 июньнән 2021 елның 28 февраленә кадәр эшләүчеләрнең пенсияләре арта. Гадәттә, пенсиянең иминият өлешен хезмәт килешүе өзелгәннән соң 3 айдан соң яңадан исәплиләр.

Арттырылган фиксацияләнгән түләү алу хокукына ия булган өлкән нәргә дә өстәмә түләүләр булачак. Боларга 80 яшьлек пенсионерларны кертеп була. Аларга 80 яшь тулгач, 1нче айдан башлап 6044 сум һәм аннан да күбрәк акча түләнәчәк.

Төньякта һәм аңа тиңләштерелгән өлкәләрдә эшләгән затлар өчен пен сия ләр билгеләү тәртибе, шулай ук,
1 июньнән үзгәрәчәк. Билгеле булганча, мондый очракларда пенсия күләме яшәү урынына бәйле, шуңа күрә аны билгеләгәндә кеше теркәлгән урын исәпкә алына. Алга таба әлеге гражданнарга ел саен Пенсия фонды органнарына үзе нең факттагы яшәү урынын раслаучы гариза тапшырырга кирәк. Бу аларга арттырылган пенсиягә хокук бирә.

Гадәттәгечә, быел 1 августтан эш ләү че пенсионерлар өчен пенсия ләр яңадан исәпләнәчәк. Бу узган ел эшләгән гражданнарга кагыла. Аларга иминият түләүләрен арттырачак лар. Аның максималь күләме өч шәхси пенсия коэффициенты (ИПК) тәшкил итәчәк. 2021 елда шәхси пенсия коэффициенты күләме – 98,86 сум.

Социаль түләүләр үзгәрә
1 июльдән РФ Президенты йөклә мәсе нигезендә, иртә срокта исәпкә баскан йөкле хатын-кызларга ай саен пособие түләнәчәк. Пособие күләме төбәктә яшәү минимумының яртысын тәшкил итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев