Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Бу якшәмбе көнне Яшел Үзән районы ЗАГС бүлеге яшь парларга бүләк ясады

Никахлашу тантаналарын үткәрү өчен биредә ишекләрне ачтылар. Сәбәбе - бу язның соңгы матур датасы 25.05.2025.

Бүген биредә 10 пар язылышты. Саннар сихере ЗАГСка Татарстан Республикасыннан гына түгел, дәүләтебезнең башка төбәкләреннән дә гашыйк парларны җәлеп итте. Яшьләр арасында Коми, Марий Эл, Удмуртия һәм Чувашия Республикаларыннан килгән парлар бар иде.

Без һәр парга үзара аңлашу, хөрмәт һәм сүнмәс мәхәббәт белән сугарылган озын һәм бәхетле уртак тормыш телибез! 25.05.2025 саннар магиясе гаилә бәхетенең талисманы булсын.

Фото: Яшел Үзән шәһәре ЗАГС бүлеге ВК төркеменнән 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев