Бу да – “нәтиҗә”
1941-1945 елдагы Бөек Ватан сугышы башланганда нәкъ шушы бала яшендә идем.
Тик бер аерма: аның өстендәге киеме ул вакытларда безнең төшкә дә керми иде. Без сугыш чоры балалары буларак, ачлыкта-ялангачлыкта чыныгып, хезмәтнең эчендә кайнап үскәнгәдерме, кайда гына кем булып эшләсәм дә, чын хезмәт кешесеннән үрнәк алып, тирәлегемдәге кешеләрдән күбрәк эшләргә, күбрәк укырга, нәтиҗәдә, азга өметләнеп бүген дә сиксән яшемне язу-сызу хезмәтендә, халык белән бергә, кайнашып каршылыйм, Әлхәмдүллилләһи.
“Бер-ике көн язмаларыгызны укымаск, нәрсәдер эзләнә башлыйсың,” – дип язган – 240 тан артык (“ВК”) социаль челтәрдәге укучыларымның берсе – Брест шәһәреннән. Узган көндә – 51 хәбәр алган булсам, ә бүген – 24 хат көтеп торган. Бик күп эшлисез, бик көчле һәм кеше күңеленә тирән урнашырлык, кыю фикерләрегез уйланырга мәҗбүр итә дигәннәре дә бар. Нәтиҗәсе бармы? – дип тә сораганнары күбрәк. Нинди характердагы нәтиҗә бит! Иң беренчесе, телебезнең милләттәшләребез яшәешендә үз мәгънәсен югалта баруына, чыннан да нәтиҗәне уңай бәяләп булмый. Алай гына да түгел әле утыз елдан артык урыслар күпләп яшәгән шәһәребездә ике теллелекне, ата-аналарның теләге буенча, акрынлап тормышка ашыра башладык дигәндә – җимердек.
Балалар бакчаларының һәрберсендә татар группалары оештырып, татарча белмәгән, аңламаган әти-әниләргә ана теленең тәрбия чыганагы икәнен аңлатып килгәндә - җимердек.
2012 елдан аерым комплекслы проект белән татар халкының бөек улы, шагыйре – Габдулла Тукайның тууына – 130 еллык юбилеена хәзерлек шартларында Яшел Үзән муниципаль районы Түбән Урысбага җирлегенә кергән Бәчек авылында шагыйрьнең яраткан, ак фәрештәгә тиңләгән, “каберемдә дә ятсам да онытмам,” – дип язып калдырган Бибисаҗидә тутасының һәм аның кызы – Өммеһаниянең каберләрен табып, авылның тарихи әһәмияткә ия төбәк булуын ачыклыйсы килгән иде. Кызганычка каршы, 2017 елның июнь, июль айларында ике тапкыр: берсендә – 97, ә икенче тапкыр – 113 каберлекне туздырып - җимердек.
2017 елның уку елы башлануга, Руссия Генераль Прокуратурасының күрсәтмәсе буенча, милли телләрне өйрәтүгә каршылык йөзеннән тикшерүләр ноябрь ахырына кадәр дәвам итте. Ә, нәтиҗәләр буенча кануннаштыру кирәклеге куелгач, безнең Татарстан Парламенты сессисен кабатлап өч тапкыр уздырса да, халык фикеренә колак салмаска, тикшермәскә, чыгышлар ясамаска, ә нишләргә?.. Менә шундый кылган гамәлләребез дә, җимерүләребез, кемнәр өчендер – ул “нәтиҗә”, әмма, кызганычка каршы, алгарыш, үсештән ераклаша баручы җимергеч идеология үзебезгә күрә, бүгенге тормыш, яшәешебезнең – бер “бизәге” туып килә дияргә буладыр. Мисаллар кирәк!!!
Әйдәгез, бергәләп, өр-яңа мисал:
Республика, район күләмендә билгеләнеп куелган эреле-ваклы чиновниклар кулына “Портфиль” алгач, шул портфильгә халыкны дыңгычлап “тутыралар” да, чиновник халыкның фикерен санга сукмыйча, халыкны “өйрәтә” башлый. Кара, инде! Яңа министрыбыз, гап-гади “юлларын” табып –“БДИ” биреп күрсәтте. Ә, аларның тормышыбызны җимерердәй фикерләрен яклап республика, район күләмендәге “Татмедия” журналистлары – чиновникларны мактап халыкны “эшкәртергә” керешәләр. Соңгы чордагы тәҗрибә күрсәткәнчә укытучылар, журналистлар арасында ялганның дөреслектән өстен итеп күрсәтергә омтылуы җәмгыятьнең нигезен җимерүгә китерә дә инде. Нинди генә форматтагы гәҗитләрне кулга алма –“Атна вакыйгалары” рубрикасы башыннан-ахыргы битенә кадәр дәвам итә. Шуңа күрә халык, ялган демократиягә нигезләнгән “демократиядән”, җанына якын хәбәрләрне таба алмагач, матбугаттан читләшә бара.
2009 елда, №309 саны белән Россия Мәгариф министры – Фурсенко әмерелегендә “БДИ” карары халыкларның милли-мәдәни мирасын, телен бетерү сәясәтен тормышка ашыру проекты безне “канәгатьләндерә” һәм шул канунны тормышка ашыруда тугыз ел буена балаларыбыз җафа чигүенә өйрәнеп барабыз. Татар авылларында мәктәпләр ябыла, ун ел эчендә генә 4500 авыл бетеп, 44000 кешегә кимедек. Бу да, Руссия дәүләтчелеге өчен әһәмияткә ия –“нәтиҗә”, ягъни халык бер төрле генә – урысча сөйләшсен!
2015 елда, бик зур каршылыклар аша, Яшел Үзәндәге, тарихи кыйммәтләребезне билгели торган, Бәчек мәктәбен, шәхсән, үз тырышлыгым белән саклап кала алдым, әмма 2017 елда укучылар юк дип ябып куйдык. Ә, югыйсә, тарихи мирас буларак, Татарстан язучылар берлеге, Мәгариф, Фән, Мәдәният министрлыгы белән бергә “Тукай комплексы” итеп балаларыбызга тапшыра ала идек, бит! Төп сәбәп: акча дөньясында “акча юк”. Акча табылыр – ул, ә балаларыбызның иң файдалы чор гомерләрен генә кайтарып булмас, чөнки акыл җыеп, өлгереп җиткәч кенә чит илләргә китә баралар. Тагын, шунысы, чиновниклар үз балаларын Аңглия, Америка, Германия һ.б. чит ил мәктәпләрендә белем алуны өстен саныйлар. Калганнардан, чиновник балалары, туганнары ярдәмендә эшләгәннәрне исәпкә алмаганда, ә күп кенә яшьләребезнең үз тормышларын кора алмыйча, гаиләсез, эшсез социаль пенсия “хезмәткәрләренә” әверелә баралар. Бу да – “Нәтиҗә!”
Мине, күрә алмаган, эреле-ваклы чиновниклар, журналистлар арасында – Г.Тукай әйтмешли “эттән дә күбәйгән дошманым”а каршы, тугрылыгым белән иҗади хезмәт күрсәтеп, аның кыйммәтен аңларлык җәмгыять булачагына өметемне югалтмаска тырышып, сиксәнемне каршылаганда да эшләп ятам. Әмма, бүгенге тормышымдагы бәхетемне ике яшьлек бала вакытымдагы бәхеттән өстенлеген күрмәдем. Ул вакытта бала булуым белән бәхетле идем, ә бүген картлыгым белән...
Яшел Үзән муниципаль районы Г.Тукай исемендәге милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Клара Филиппова.
04.04.2018 ел
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев