Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бөтенроссия халык санын алуны уздыру чорында Татарстанның 485 волонтеры ярдәм итәчәк

Бөтенроссия халык санын алуны уздыру чорында Татарстан Республикасының 45 муниципаль районы территориясендә 485 волонтер җәлеп итү планлаштырыла, шулардан 311 волонтер республиканың 58 Күпфункияле үзәгенә һәм 174 мобиль исәп алучылар бригадалары эшендә ярдәм итү өчен җәлеп ителәчәк.

ТР Мәгълүмати-ресурс үзәге җитәкчесе Айрат Мөбәрәкшин сүзләренә караганда, һәр муниципаль районда волонтерлар эшен оештыру өчен, махсус укытылган җаваплы кеше билгеләнгән: “Җаваплы белгечләр дәүләт статистикасы территориаль органы һәм КФҮ вәкилләре белән үз районнарында элемтә алып бара инде”, - диде ул.



Айрат Мөбәрәкшин шулай ук, коронавирус инфекциясе таралу белән бәйле яңа чикләүләр кертелү сәбәпле, муниципаль районнарга волонтерларны җәлеп итү һәм индивидуаль саклану чараларын көчәйтү буенча тәкъдимнәр җибәрелде, дип билгеләп үтте.

Һәр муниципаль районда волонтерлар эшчәнлеген оештыру буенча шәхси эш алып барыла, волонтерларның эш графиклары төзелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев