Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бөтен илдән студентлар «Алабуга»га киләчәк

2022 елның җәендә «Алабуга» махсус икътисади зонасында студентларның хезмәт проекты тормышка ашырылачак.

Төзелештә Россиянең алты төбәгеннән: Татарстан Республикасыннан, Мәскәү, Пенза, Тамбов һәм Ростов өлкәләреннән, Мордовия Республикасыннан ике йөзгә якын студент эшләячәк.
Алабуга районында яшь кешеләр «Синергия» Индустриаль-технологик паркын төзүдә электромонтерлар, монтажчылар сыйфатында һәм бизәү эшләрен башкаруда катнашачаклар. Студентлар өчен проект беренче хезмәт тәҗрибәсен һәм лаеклы хезмәт хакын алу гына түгел, ә бәлки җәйне фикердәшләр компаниясендә үткәрү һәм җитештерү практикасын реаль хезмәт эшчәнлеге белән бергә алып бару өчен менә дигән мөмкинлек булачак.
Эшкә урнашу процессына әзерлек сыйфатында күпчелек яшь кешеләр төзелеш белгечлекләре буенча һөнәри белем алдылар. Проектта катнашучылар өчен яшәү, туклану һәм транспорт чыгымнарын компенсацияләү эш бирүче хисабына тәэмин ителә.
Төзелешкә теләгән һәркем кушыла ала. Төп шартлар – «яшьләр " категориясенә карау һәм эшләргә теләк булу. 8(843)231-82-27 номеры буенча мөрәҗәгать итеп, проектка кушылырга мөмкин.
Чыганак: Республика студентлар хезмәт отрядлары үзәге матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев