Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бәрәңге алыр чак җитә

Безнең Яшел Үзән халкы биг рәк җитез һәм уңган да инде ул.

Балалар укырга киткәнче дип, гәрчә элеккеге кебек атналар буе бәрәңге алып яту булмаса да, бакчага чыкты. Яңгыр күп яугач, әнә бит, чери, дип, бәрәңгене чабарга да керешә башладылар. Ашыкмыйбызмы һәм бәрәңгене алдан чабып кую дөресме? Әлеге сорау белән районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә мөрәҗәгать иттек. Җир эшкәртү буенча киңәшче Шәүкәт Шәрипов түбәндәгеләрне аңлатты.

– Бәрәңгенең өлгерү вакыты уртача – 90 көн. Өлгергәнлеген сортына карап та билгеләргә була. Әлбәттә, җиде-ун көн алдан чабып куйсаң, бик әйбәт. Бу вакыт эчендә бәрәңге ныгый гына. Аннан җир кибә, чистара. Фитофтора кебек авырулардан саклану чарасы да, авыру бүлбеләргә төшәргә мөмкин. Яңгыр явып китә калса да, җир тизрәк җилләнәчәк. Сабакларның 50-60

проценты саргая башлаган булса, казырга мөмкин. Аннары бәрәңге кабыгын сыдырып карарга кирәк, җиңел сыдырылса, әле җитешмәгән дигән сүз. Кабыгы каты булса, алырга була, – дип аңлата белгеч.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев