Боз кичүе ачылды
Бүген 11 декабрьдә 11.00 сәгатьтә Яшел Үзән – Карамалы Тау боз кичүе буенча хәрәкәт ачылды.
Боз кичүе тиешле техник тикшерү узды. ГИМС һәм ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең су объектларында кешеләр куркынычсызлыгы бүлеге инспекторлары трассаны һәм боз калынлыгын тикшерделәр.
Бүгенге көннән башлап кичү 3,5 тоннага кадәр авырлыктагы автомобильләр хәрәкәте өчен ачык. Бәясе-200 сум.
Эш режимы: тәүлек буе.
Авторы Регина Чибрикова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев