Больничныйны автомат рәвештә
Сүз эшкә вакытлыча яраксызлык кәгазен автомат рәвештә рәсмиләштерү турында бара. Вице-премьер Татьяна Голикова коронавирус пандемиясе вакытында мондый пособиеләр гадиләштерелгән вариантта билгеләнсен өчен йөкләмә биргән.
COVID-19 белән авыручылар арту сәбәпле, поликлиникага бармыйча гына больничный ачу мәсьәләсе карала. Ягъни авыру буенча түләү автомат режимда башкарылачак.
Билгеле булганча, вакытлыча эшкә яраксызлык буенча пособиеләр күләме быелдан минималь хезмәт хакы артуга бәйле үзгәрде. Гыйнвардан аена 13890 сум тәшкил итә. Ягъни ул бу дәрәҗәдән түбәнрәк була алмый. Һәм хезмәт хакына, стажга бәйле булганлыктан, больничныйда кеше аена 14 мең сум тирәсеннән дә ким булмаган күләмдә ала алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев