Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Болгар шәһәрлеге 1 мең сумлык яңа банкнотага эләгергә мөмкин

Татарстанның Болгар шәһәрлеге яки Казан объектлары яңа мең сумлык банкнотаның арткы ягында барлыкка килергә мөмкин.

Тыюлык Идел буе федераль округының өстенлекле символы дип танылды, дип хәбәр иттеләр Россия Банкы матбугат хезмәтендә.

Банкноталарның алгы ягына эләгү өчен өчен Түбән Новгород кремле, Баш ярминкә йорты, шулай ук скульптор Вера Мухинаның Маким Грький һәйкәле көрәшә.

Белгечләр шулай ук 5 мең сумлык номиналлы банкнотага объектлар сурәтләре турында да фикер алыштылар. Монда лидерлар булып Урал ирекле танк корпусы сугышчылары һәйкәле һәм Екатеринбург күренешләре (бит ягы) тора. Россия банкы экспертлары акчаның икенче ягына Урал тау итәге күренешен, «Урал турында әкият» һәйкәле, Петербург Эрмитажында урнашкан «Тыл — фронтка» монументы һәм малахит вазасы сурәтләрен тәкъдим итте. Аларның сүзләренә караганда, каслин коюы белән ясалган танылган «Россия сакчысы» скульптурасы да аерым игътибарга лаек.

Дәгъва кылучы сурәтләрнең исемлеге ҮБ экспертының очрашуларда һәм консультацияләрендә билгеләнде. Эш барышында илнең 200 дән артык объекты каралды.

 

«Хәзер исемлекләр һәр банкнота өчен 10-15 объектны үз эченә ала. Без ышанабыз ки, Россия Банкы Директорлар советы бу ел ахырына кадәр, бәлки, көз көне үк, модернизацияләнә торган банкнотларның дизайнына салыначак объектларны ахыргача сайлый алыр», — дип белдерде Россия Банкы рәисе урынбасары Михаил Алексеев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев