Блогерлар Илүсә белән Раушан УЗИга барды: кем туачагы билгеле
Илүсә белән Раушан дуслары белән УЗИга барды.
Яшьләр икесе дә дулкынлана, Илүсәнең «Безнең кемебез туачак дип уйлыйсың?» дигән соравына ире «белмим» дип кенә җавап бирә. Ә Илүсәнең дус кызлары «малай була» дип уйлый.
– Доктор эч авыртканчы су эчәргә кушты, мин эчтем, әмма «бу гына җитми» дип, доктор мине тагын борып чыгарды. Түзә алмаслык хәлгә килгәнче эчәргә кирәк, дип әйтә ул, ә миң бүтән эчә алмыйм, – ди Илүсә, көлеп.
Бүген доктор кем булачагын гаилә дусларына әйткән. Иртәгә яшьләр дуслары оештырган гендер-патида кем туачагын үзләре дә беләчәк. Дус кызлары булачак әтине кызыктырып: «Раушан, син кем булачагын күз алдыңа да китермисең», «Сине шундый яңалыклар көтә», – диләр. Раушан исә «Эх сез, интриганнар», – дип, уйга батып йөри.
«Кызлар гендер-патины 5 көннән соң гына үткәрмәкче иде, тик без моңа риза булмадык, безнең дә тизрәк беләсебез килә», – ди Илүсә.
Бу хакта Интертат: иң популяр татар сайты яза
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев