Бүләккә – юллама
Җәйнең соңгы көнендә Олы Ачасырның «Әнүкә» чишмәсе буенда Авыл бәйрәме гөрләде.
Күптән түгел яңартылган чишмә буе хәзер олы ачасырлыларның иң яраткан урыны. Кунакка артистлар да кайтуы билгеле булгач, матур итеп сәхнәсен дә ясап куйганнар.
Авыл көне күңелле вакыйгаларга бай булды. Олы Ачасырның хөрмәтле кешесе, һәр эштә ярдәм кулы сузучы Әнвәр Миңнуллин авылның имам-хатыйбы Равил Кадыйровка тырыш хезмәте өчен Мактау кәгазе тапшырды, алай гына да түгел, кече хаҗ сәфәренә юллама белән бүләкләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев