Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бүләк бирү – аны алуга караганда да күңелле

«Яшел Үзән»гә язылган квитанцияләре откан абунәчеләребезнең барысының да бүләкләре хуҗаларына барып иреште. Аларның сөенечтән балкыган йөзләрен күрү, шатлыклы һәм рәхмәтле сүзләрен ишетү үзебезгә кош тоткандай яхшы кәеф, күңел күтәренкелеге бирә, тагын да канатланыбрак эшлисе килә башлый. Мөмкинлегебез булса, ул бүләкләрне барлык укучыларыбызга да өләшер идек тә бит...

Фирдинә апа Гыйрфанова откан табаны редакциябездән бик гүзәл кыз – оныгы кереп алды һәм шул көнне кич алып кайтып дәү әнисенә тапшырды. Фотога төшереп, безгә юлларга онытмаганы өчен рәхмәт аңа!

Иртәгәсен Фирдинә апа үзе безгә шалтыратып, матур теләкләрен яудырды:
– Аллаһының рәхмәтләре яусын, кызлар! Беркайчан, бернинди бүләк отканым юк иде, шатлыгымны аңлатып булмый! «Яшел Үзән»гә язылучыларга шулай бүләкләр бирерлек бәйгеләр, уеннар оештыр ганыгыз өчен рәхмәт. Шул хәтле көтеп алам инде газеталарны, башка басмалар да алдырам мин, аннары атна буе укыйм шуларны. Ә үзебезнекен иң беренче карыйм, бик яратам район газетасын. Тиражы артмадымы икән дип, соңгы битендәге язуны да күзәтеп кенә торам. Укучыларыгыз һаман артып торсын иде, гел чыгып торыгыз. Бүләкләрегез шундый матур һәм кирәкле! Кешеләрне шатландырган өчен, Аллаһы Тәгалә үзегезгә сөенечләр, тыныч-матур тормышлар, сәламәт рәвештәге гомерләр бирсен!

Фирдинә апаның теләгәннәренең барысын да язып бетерерлек түгел, шундый ихлас сүзләре өчен аның үзенә зур рәхмәт! Бүләк табада әзерләнгән тәмле ризыклар белән түгәрәк өстәл артларында якыннары янәшәсендә, сау-сәламәт килеш озак еллар сыйланырга язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев