Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бүләк бирү – аны алуга караганда да күңелле

«Яшел Үзән»гә язылган квитанцияләре откан абунәчеләребезнең барысының да бүләкләре хуҗаларына барып иреште. Аларның сөенечтән балкыган йөзләрен күрү, шатлыклы һәм рәхмәтле сүзләрен ишетү үзебезгә кош тоткандай яхшы кәеф, күңел күтәренкелеге бирә, тагын да канатланыбрак эшлисе килә башлый. Мөмкинлегебез булса, ул бүләкләрне барлык укучыларыбызга да өләшер идек тә бит...

Мамадыш-Әкил авы лында яшәүче Зөлфирә Садыйкова район газетасын «Ярыш» булып чыга башлаганнан бирле алдыра. Һәм бүгенге көндә газетага язылыргамы, юкмы дигән сорау бөтенләй тумый, чөнки «Яшел Үзән»не алдыру матур гадәткә кергән.

 

– Көтеп алабыз, яратып укыйбыз. Почтальон килгәнне карап кына торабыз. Чынлап, «Яшел Үзән» гаиләбезнең кунагы кебек ул. Моннан өч ел элек, кызык өчен генә, квитанция юллап караган идем дә, үтүк отып куйдым бит! Әй, күңелләр күтәрелде инде. Шуннан бер калдырмыйча җибәреп барам. Менә бу юлысы да бәхет миңа елмайды: үлчәү оттым. Хәзер гәүдә авырлыгын контрольдә генә тотабыз инде (көлә). Рәхмәт бик зур. Матур, эчтәлекле газетагыз һәм кирәкле бүләгегез өчен, – дип хис-кичерешләре белән уртаклаша Зөлфирә апа.

 

Ә без исә шушындый тугры укучыларыбыз белән бәхетлебез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев