Бүләк бирү – аны алуга караганда да күңелле
«Яшел Үзән»гә язылган квитанцияләре откан абунәчеләребезнең барысының да бүләкләре хуҗаларына барып иреште. Аларның сөенечтән балкыган йөзләрен күрү, шатлыклы һәм рәхмәтле сүзләрен ишетү үзебезгә кош тоткандай яхшы кәеф, күңел күтәренкелеге бирә, тагын да канатланыбрак эшлисе килә башлый. Мөмкинлегебез булса, ул бүләкләрне барлык укучыларыбызга да өләшер идек тә бит...
Күгеш авылыннан бүләк откан Сания Хәлилова үзе редакциягә килеп җитә алмаса да, безгә аның шәһәрдә яшәүче кызы белән очрашырга мөмкин булды. Газетаны даими алдырып укучы Сания Хәлилованың бу беренче отышы гына түгел икән. Берничә ел элек бер капчык он чыккан булган. Менә тагын бәхет елмайган, бу юлы – фен. Безнең күзәтүләргә караганда, газета укучылар арасында өчәр тапкыр бәхет елмаючылар да бар.
– Авылдан ук үзе килеп җитә алмады, ә без монда яшәгәч әни аны миңа кереп алырга һәм үземдә калдырырга кушты. Ә мин бик теләп риза булдым. Редакция не дә күреп, сезнең белән очрашу һәм рәхмәтемне әйтү өчен җай чыкты, – диде безгә Сания ханымның кызы Гөлназ Гыймадиева. – Әнием бик ярата газетаны, һәр мәкаләне җентекләп укый. Язылмый калган вакыты юк. Ә бүләк отуына бик сөенде, сезгә зур рәхмәтләрен җиткерде. Без монда – шәһәрдә газета алдырмасак та, авылга кайткач укыйбыз, шулай ук яратабыз. Мин үзем тормыштан алынган хәлләр турындагы язмаларны, атналык сводканы, котлауларны укырга яратам. Кроссвордны чишеп барам. Газета бик матур чыга, район яңалыкларын шуннан белеп торабыз да инде. Сез бит бөтен авылларны язасыз. Газета күптән гаилә әгъзасы кебек булды. Сезгә зур уңышлар телим. Укучыларыгыз артып, эшләрегез чәчәк атып, «Яшел Үзән» чыгып торсын иде дигән теләктә калам. Рәхмәт сезгә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев