Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бүләк бирү – аны алуга караганда да күңелле

«Яшел Үзән»гә язылган квитанцияләре откан абунәчеләребезнең барысының да бүләкләре хуҗаларына барып иреште. Аларның сөенечтән балкыган йөзләрен күрү, шатлыклы һәм рәхмәтле сүзләрен ишетү үзебезгә кош тоткандай яхшы кәеф, күңел күтәренкелеге бирә, тагын да канатланыбрак эшлисе килә башлый. Мөмкинлегебез булса, ул бүләкләрне барлык укучыларыбызга да өләшер идек тә бит...

Бүләк отучылар арасында Әйшә мәктәбенең туган тел һәм әдәбияты укытучысы, милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары Эльвира Бачкова квитанциясе чыккач, үзебез дә шатланып куйдык. Чөнки мәктәп тормышын «Яшел Үзән» битләрендә яктыртып баручы актив абунәчебез ул. Укучылары да үзе кебек тынгысыз, тырыш. «Төнбоек» сәхифәсенә язмалар җибәреп торалар.

 

– Район газетасын кечкенәдән укып үстек, аны алдыру гаилә традициябез иде дисәк тә була. Аеруча Нияз Миңгалиев сканвордларын көтеп алам, элеккечә, интернетта булса да, рецептларны җыеп барам. Кәгазь югалмый бит ул. Квитанцияләрне гел юллаган булсам да, бүләк отуым беренче тапкыр. Бик зур рәхмәт, – ди Эльвира ханым.

 

Шатлыгы белән дә уртаклашып алды. Шушы көннәрдә генә икенче тапкыр әби булган, оныгы Димага энекәш туган. Без дә котлыйбыз. Исәнлектә, игелекләрен күреп яшәргә насыйп булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев