Бәхет һәркемнең үз кулында
Бервакыт өч туган чокырга төшкән Бәхетне очраткан.
Олысы чокыр янына килеп, Бәхеттән акча сораган. Бәхет аны күп акчалы иткән, ә егет аны тартып чыгарырга да онытып, бәхетенә шатланып, китеп барган. Уртанчысы бик тә чибәр кыз сораган. Шунда ук теләгәнен алган да, бәхетеннән шартларга җитешеп, кыз белән тизрәк китеп тә барган. Өченче егет чокырга иелгән.
– Сиңа нәрсә кирәк? – дип сораган аннан Бәхет.
– Миңа берни кирәкми. Ә сиңа нәрсә кирәк? – дигән егет.
– Чыгар мине бу чокыр дан, – дип үтенгән Бәхет.
Егет кулын сузып, Бәхетне тартып чыгарган һәм борылып, үз юлы белән киткән. Ә Бәхет шул көннән бирле егет артыннан калмыйча йөри икән...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев