Битлекләрне ничә яшьтән кияргә кирәк
Биш яшькә кадәр балаларга COVID-19 пандемиясе белән бәйле рәвештә битлекләр киеп йөрергә кирәкми, - мондый тәкъдимнәр уку елы башлану алдыннан ВОЗ һәм БМО балалар фонды (ЮНИСЕФ) әзерләгән мәгълүмати бюллетенда бар.
"5 яшьлек һәм аннан кечерәк балалардан битлекләр киеп йөрүне таләп итәргә ярамый. Бу баланың куркынычсызлыгына һәм гомуми мәнфәгатьләренә, шулай ук, битлекне тиешле ысул белән минималь ярдәм белән файдалану сәләтенә нигезләнгән", - диелә рекомендацияләрдә.
6 яшьтән 11 яшькә кадәрге балалар өлкәннәр күзәтүе астында кирәк булган очракларда битлек кияргә мөмкин. Карар конкрет ситуациягә - барыннан да элек, вирусның таралу дәрәҗәсенә бәйле рәвештә кабул ителә. Тәкъдимнәрдә, шулай ук, укытуга һәм психосоциаль үсешкә битлек киеп йөрүнең потенциаль йогынтысын, аларның һәркем файдалана алырлык булуын, алмаштыру һәм юу мөмкинлеген исәпкә алырга тәкъдим ителә.
12 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен рекомендацияләр олыларныкы кебек. "ВОЗ һәм ЮНИСЕФ 12 яшьлек һәм өлкәнрәк балаларга олылар кебек үк битлек киеп йөрергә киңәш итә, аерым алганда, 1 метрлык дистанцияне үти алмаганда һәм вирус киң таралган районда”, - дип хәбәр ителә документта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев