Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Бишнә авылы мәдәният йортында махсус хәрби операциядә катнашучы Рәсим Садыков белән очрашу узды

Рәсим махсус хәрби операция зонасыннан яраланып, госпитальдә яткан һәм реаблитациягә кайтты.

- "Хосе" позывнойлы якташ үзенең дуслары, авыр минутларда бер-берсенә дусларча ярдәм итүләре турында сөйләде. Әңгәмә вакытында ул армиядә хезмәт итү кирәклеге, Ватанга мәхәббәт, үз халкы алдында хезмәт бурычын үтәү турында темага тукталды. Соңыннан барлык махсус хәрби операциядәге катнашучыларга тизрәк тәмамлануын һәм исән-сау өйләренә кайтуларын теләдек. Ренат Мазитов белән дә күрешергә насыйп булды. Аңа да шул бер теләк, сау-сәламәт булып, кабат туган авылыбызга исән-имин бөтенләйгә кайтырга насыйп булсын, – дип яза Бишнә мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Рахилә Сабирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев