Бирәм, дигән колына, чыгарып куяр юлына
…Хөрмәтле редакция хезмәткәрләре, сезгә, элеккечә итеп әйтим әле, күптин күп, чуктин чук сәламнәремне юллап калам.
Газетаны бик яратып укыйм, матур чыгарасыз, укырга әйбер күп. Менә үзем дә Яңа ел алдыннан урынлы булыр, дип, әбием сөйләгәннәрне хат итеп язарга булдым әле, бәлки бастырырсыз. Кызлар, сезне һәм барлык райондашларны Яңа ел белән котлыйм, бәрәкәтле, имин еллар булсын.
Бу хәл әбиемнең энекәше белән булган, 1956 елда ук һәм гаиләбезнең Яңа ел белән бәйле әкияткә охшаш тарихы санала. Хәмит абыйны армиягә алганнар, ә кызы көтәргә вәгъдә биреп, озатып калган. Әмма, андый хәл еш булган, көтеп бетерә алмаган – кияүгә чыккан. Бу хакта аның дуслары һәм туганнары шунда ук хат белән хәбәр иткән. Хәмит абый горур егет булган, бик каты кайгырса да, белгертмәгән. Армиядән авылга кайтып кына күренгән дә, шәһәргә китеп, заводка эшкә урнашкан.
Яңа елны каршыларга аны дуслары авылга чакырган. Ире белән «бывшаяң» да булачак, дигәннәр. Кайтмасаң – әле дә оныта алмый икән, диячәкләр. Кайтса да, әлегәчә берүзе, бер кызга да йөрәге ятмый икән, дип сөйләячәкләр. Нишләргә?
«Син, Хәмит, бер кыз белән кайт, – дип киңәш биргән аңа апасы. – Барысы да телләрен тешләр». Әхә, әйтәсе генә җиңел – кыз белән кайт, ә каян алырга соң әле аны?!
Эшендәге кызлар белән сөйләшеп караган, берсенең дә аның белән кайтып, йөргән кызы булып «уйнарга» теләмәгән: һәммәсенең үз мәшәкате, бәйрәм, кешеләр ни әйтер дигән нәрсә дә бар. Андый кыз табылмаган. 31 декабрь көнне Зеленодольскидан авылга кайтырга чыккан. Буа поездыннан төшкән дә, «попутка» тотарга юлга чыккан. Ә анда тагын өч кыз да чыгып баскан икән. Алар да шул якка кайта, Хәмит абыйның авылыннан да арырак авылга әле.
Бер йөк машинасы туктаган, ике кыз кабинкага, ә абый белән бер кыз арбага утырган. Сөйләшеп киткәннәр. Исеме Мәдинә һәм иптәш кызларының берсенә кунакка кайта икән болар. Кыз үзе Казанда балалар йортында үскән, әтисе сугышта югалган, әнисе белән энекәше ниндидер авырудан үлгән. Техникум бетергәч, безнең шәһәргә, заводка повар итеп юллаганнар. Әбәдтә син пешергәнне ашыймдыр әле, дип, көлешкәннәр. Хәмит абый да аңа армиядә хезмәт иткәнен, кызының аны көтмичә кияүгә чыкканын әйткән.
«Хәзер өйгә кайтам, уңайсыз үземә генә, хыянәтче сөйгәнен оныта алмый, хәзергәчә ярата икән, шуңа ялгызы, дип сөйләячәкләр инде», – дигән. Ә Мәдинә абыйга: – Чынлап шулаймы? Әйдә мин синең белән кайтам! – дип әйтмәсенме. – Түлке кулларыңа хуҗа бул, миңа кагыласы түгел! Мин детдомда үстем, шуңа күрә үземне яклый алам, шундый итеп ямармын, кем икәнеңне онытырсың. Синең сөйгән кызың ролен менә дигән итеп уйнармын, хыянәтчең терсәген тешләячәк!
Шулай итеп, кабинадагы кызларны шаккатырып, безнең авыл борылышында икәүләшеп төшеп кала болар. Авылга җиткәнче Хәмит абый кызга үзе турында, нәрсә ярата, нәрсә юк, ниләр белән шөгыльләнүен кыскача сөйләгән, ә кыз аңа.
Кайтып кергәннәр болар. Мәдинә тиз генә почмакта да булыша башлаган, пешекче бит, юктан да бар ясап, әллә ниләр әзерләп өлгергән. Әнисе белән апа-сеңелләре бик сөенгән Хәмит абыйның. Әзерләгән ризыкларның берникадәрен алып, дусларына «Яңа ел вечерына» киткәннәр. Мәдинә анда да бер минутка да югалып калмаган, барысы белән дә танышып, өстәл әзерләшә башлаган. Өстәл артына утыргач – Хәмит абый янында бөтерелгән, алдына төрле ризыклар тезгән, һәр теләген үтәргә тырышкан. Биюләр башлангач – беренче булып уртага чыккан, җырлаганда – иң көчле, матур тавыш аныкы, такмаклары – иң кызыклары – барысының да көлеп эчләре каткан. Гомумән, мәҗлеснең үзәгенә әйләнгән.
– Хәмит, син нигә әлегә кадәр шундый кызыңны бездән яшереп тоттың? – дип шаккаткан дуслары. – Ухх, шәп кыз, мондый белән югалмыйсың! – Күз тидерерсез дип курыктым! – дигән Хәмит абый, елмаеп.
Таңга кадәр бәйрәм иткәннәр. Өйләренә таралышкач, Мәдинә егеткә үзен станциягә озатып куярга кушкан.
«Тулай торагыма кайтып йоклыйм», – дигән. Хәмит абый каршы килгән: «Хәзер бер машина да тотып булмый, бәйрәм, кая китмәкче буласың. Юк. Әйдә, өйгә кайтабыз, кызлар белән йокларсың. Ял итеп, ашап-эчеп алгач, бергә китәрбез», – дип, җибәрмәгән.
Әнисе боларга күчтәнәчләр тутырган да, Мәдинәне кочаклап, кайткала, кызым, оялма, дигән. Шәһәргә барып җиткәч, Хәмит абый Мәдинәне тулай торагына кадәр озатып куйган, кыз каршы килсә дә, күчтәнәчләрнең яртысын аңа бушатып калдырган һәм үз тулай торагына кайтып киткән. Төне буе йоклый алмаган – уйлаган.
Нинди кыз: бер үк вакытта тыйнак та, «боевая» да, чибәр һәм шат күңелле, эш сөючән, иркә-кире түгел. Үзе белән шундый рәхәт һәм җиңел – әйтерсең әллә кайчангы таныш. Биш көннән соң, сменасы беткәч, Хәмит абый ашханәгә барган, Мәдинәне чакырып чыгуларын сораган. Үзе ни әйтергә белми икән. Арткы яктагы ишек янындагы әрҗәләр өстенә утырган да, ничек сүз башлыйм икән дип, уйлана икән.
Мәдинә йөгереп чыккан да, абыйны кочаклап алган: – Хәмииит, мин сине бөтенләй мине оныттың, яныма килмәссең дип уйлаган идем! Ник шуның кадәр озак килмәдең?! Мин инде үзем сине цехлар буенча эзләргә чыгар дәрәҗәгә җиттем! Сагындым! – дигән.
Менә шуннан бирле аерылышмаганнар инде. Хәмит абый белән Мәдинә апаны мин дә хәтерлим әле. Шуның кадәр дә пар килгән, матур, нурлы карт белән карчык иде алар, урыннары оҗмахта булсын! Менә безнең гаиләдә телдән-телгә күчеп килүче шундый матур кыйсса бар.
Яңа елда нәрсә телисем килә? Бәхетләрен эзләгәннәр, шулай, көтмәгәндә тапсыннар!
Шатлыклы еллар теләп, Зимфирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев