Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

«Бик яшисе килде...» – яман шештән вафат булган 22 яшьлек Илшат Хәмизуллин истәлегенә

Әгәр күкрәк читлеген ачып, йөрәген урыныннан кубарырлык көче булса, аны улына күчерерлек ата белән сөйләштем мин бүген. Мамадышның Түбән Тәкәнеш авылыннан Наил Хәмизуллин шундыйлардан. Үзенә йөрәгенең бер кыйпылчыгы гына да җитәр иде төсле, тик улы гына яшәсен иде дә...

Фото: Наил һәм Фәнил Хәмизуллиннар архивыннан

2025 елның 7 ноябрь таңында, изге җомга көнендә, Наил абыйның улы Илшат Хәмизуллин мәңгелеккә күзләрен йома. 22 яшьлек егетнең шулай яшьли вакытсыз вафаты Мамадыш районын гына түгел, бөтен республиканы, Илшат укыган Казан дәүләт энергетика университеты коллективын да бик тетрәндергән.

Йөрәк җәрәхәтеннән әле кан саркып торып, бәгыре меңнәргә телгәнләнсә дә, газизе турында шулкадәр бирелеп сөйләде Наил абый. Әти кешенең шулай нечкә күңелле булып, хисләренә ирек бирә белүеннән күңелдә әйтеп бетергесез, айкап чыгарырлык бер җылы хис туды дияр идем. Тамак төбемә төер тыгылса да, нык булырга тырыштым. «Наил абый, кулыгыздан килгәннең барысын да эшләгәнсез бит, һич үкенечкә калырлык булмаган», – дим аңа. «Синовиаль саркома» (умырткалыкның бил-койрык төбе сөягендә яман шеш – иск. авт.) чирен җиңәргә омтылып, Наил абый улын бик күп клиникаларга алып барган, тик табиблар коткара алмаганнар.

«Укып бетергәч, берәр фермер хуҗалыгы ачып җибәрергә кирәк, дип хыялланып йөрде...»

Илшат гаиләдә 2 апасыннан соң, 2003 елда, өченче малай булып туды. Түбән Тәкәнеш балалар бакчасына йөрде, аннары авылның унъеллык мәктәбен тәмамлады. Бала чагында бик тәртипле, акыллы булып үсте. Яшьтән татарча көрәш белән шөгыльләнде. Мин үзем көрәш тренеры булгач, гел минем белән йөрде. Сабан туйларында, район, республика ярышларында катнашты. 30лап медале, грамотасы гына бар аның. Футбол, хоккей белән дә кызыксынды. Мәктәпне бетергәч, районның иң яхшы спортчы егете булуы турында грамота да тапшырдылар үзенә.

Казанга энергетика университетына медальләре, грамоталары белән шундук кабул иттеләр. Анда да көрәште ул. Беренче курста укыганда, татарча көрәш буенча вузлар арасында ярышта команда белән икенче урынны алдылар. Беренче урынга болай да профессионаллар җыелган «физкультура институты» чыкканын исәпкә алганда, бу – боларның беренче урын алган кебек булды инде, – дип искә алды Наил абый.

Аз гына вакыт укып калса да, шул арада үзен күрсәтергә өлгергән бит егет. Әти-әнисе горурланырлык күпме гамәлләр…

Илшат авырган чакта, энергетика университетыннан матди ярдәм җибәреп тордылар. Хәзер дә «булышабыз» диләр. Укыган җирендә бик яратканнар шул. Әле укыганда шундый бер хәл булган. Канализация тыгылып, бинага су килми башлаган. Институт җитәкчелеге студентларны да булышырга алып чыккан. Чокырга төшәргә атлыгып тормаганнар, Илшат беренче курс студенты була торып, шунда төшеп, рәтләп менгән, һәм бинага су киткән. Хуҗалык эшләре буенча проректор шунда «бу нинди егет, кайсы группадан» дип сораган. Аның, дипломнар санына карап, стипендиясе дә артыграк иде, – дип горурлык белән сөйләде Наил абый.

Бик матур хыяллар белән яшәгән Илшат. Авыл җанлы егетнең күңеленә эшмәкәрлек орлыгы да салынган булган, ахрысы – әнә бит, укуын тәмамлап, авыл хуҗалыгы тармагында берәр эш башлау нияте дә булган. «Авылны бик яратты. Укып бетергәч, берәр фермер хуҗалыгы ачып җибәрергә кирәк, дип хыялланып йөрде. «Әти, хәзер субсидияләр бирәләр, мөмкинлекләр бар, кредитлар алып, үзебезнең эшне ачып җибәрергә иде», – дип, Илшатның уй-хыяллары белән дә уртаклашты Наил абый.

«Әти, кайчан җиңелрәк булыр икән...»

Икенче курста укыганда, 2023 елның октябрендә, Илшатның биле авырта башлаган, Республика клиник хастаханәсенә салганнар. Анда хәле көннән-көн начарланган, яман чир аны шулай аяктан еккан. Наил абый сөйләвенчә, табиблар умырткалыгында ялкынсыну күргән, тик башта диагноз куя алмаганнар. Кан анализлары әйбәт булгач, күрәсең, башта яман чиргә шикләре булмаган да.

Баксаң, онкология шундый мәкерле икән – кайбер төрләре каннан беленми. Табиблар канны карый – идеаль анализлар, сәламәт кешенеке кебек, ә монда онкология көчәя, инде 3-4 стадиягә җиткән булган. Шаккаткыч. Кан анализлары әйбәт дип, сөенеп йөр син менә!

Аннары кабат тикшерә торгач, консилиум җыеп, операцияләр ясадылар, шунда 4нче стадия онкологияне ачыкладылар. Республика онкологик диспансерда ярты ел ятты. Мәскәүгә анализлар җибәрдек. Яңа еллар тирәсенә туры килгәч, анализларын озак көтәргә туры килде.

Күрмәгәннәр калмады инде. Мәскәүнең бөтен онкологик клиникаларын йөреп чыктым – дәүләтнекен дә, хосусый клиникаларны да. Германиягә дә барып кайттык. Бик көчле табибларга туры килдем – Россиянең иң көчле химиотерапевтларына, радиологларына чыктым. Бу – бик сирәк, аз өйрәнелгән, дәвалауга бирешми торган авыру, дип аңлаттылар. Алар инде, чирне җиңәр өчен, мөмкин булганның барысын эшлибез, бөтенесен дә сынап карыйбыз, диделәр. Россиядә булмаган «химия»ләрне бирделәр хәтта.

Мәскәүдә нур терапиясе булышты безгә, аягына басып, бер 8 айлап йөрде. Ләкин бу – шундый чир икән: шешне бер җирдә бетерәсең – икенче җирдә чыга, икенчесен бетерәсең – өченче җирдә... 8 ай узгач, авырый башлады, тагын нур терапиясен алдык, 8 ай узгач, кабаттан авырайды хәле. Ләкин бертуктаусыз «нур» бирә алмыйлар, безгә болай да максималь икене бирделәр. Менә шуннан «химия»ләр туктата алмаслык итеп, шеш котырып үскән. Нинди генә «химия» биреп карамадык – эшләми.

Табиблар өметләндермәде. Мин дә бөтенесен белдем инде, тик ышанасы килмәде. «Җиңәбез, улым», – дип ышандыра идем. Ул да: «Әти, җиңәбез моны...» – дип торды. Догалар укып сорадым, теләдем. «Улым, Аллаһ башта сынаулар бирәм, аннары җиңеллеге дә килә, дип әйткән», – дип юатырга тырыштым. «Әти, кайчан җиңелрәк булыр икән...» – дип, ул да ышанып ятты, – дип авыр хатирәләрен яңартты Наил абый.

Ничәмә-ничә айлар дәваланганда, әтисе урын өстендә яткан улы янәшәсендә булган, аны каталкаларда утыртып йөрткән. Урын-җирен дә көнгә 3-4 алмаштырып, чиста тотканын сөйләде Наил абый. Хатын-кызның да кайбере күрсәтә белмәгән бу кадәр кайгыртучанлыкка табиблар да мөкиббән калганына иманым камил. Алар үзләре дә Наил абыйга «мондый әтине күргәнебез юк иде» дигәннәр бит.

Табиблар чирнең каян килеп чыкканын белми икән. «Бик белдекле онкологлар, химиотерапевтлар белән сөйләштем. «Белмибез», – диләр, фаразлыйлар гына: коронавирус, экология, химия, генетика, су... Төгәл сәбәбе билгесез», – ди Наил абый.

«Үзенә авыр булса да, беркайчан зарланмады»

Алма агачыннан ерак төшми: әтисе ничек түзем булса, Илшат үзе дә – чыдамнарның чыдамы диярлек. 2 ел дәвамында хәле бик авыр чакларда да Илшат зарланмаган, сукранмаган. Әти-әнисенә авырлык китерергә теләмәүдән дә иреннәрен тешләп түзгән чаклары булгандыр…

«Ничек хәлләрегез?» – дип хәл белешүчеләргә дә, елмаебрак: «Аллаһка шөкер әле», – ди иде, үзенә авыр булса да, беркайчан зарланмады. Шаккаткыч.

7 ноябрьдә иртәнге якта Илшат өзелде... «Әти, миңа бик авыр», – диде – соңгы сүзе шул булды. Хәле бик авыр иде, шуннан күзләрен йомды, бер 3 сәгатьтән сулышы акрынлап бетте...

Рәхмәт, соңгы юлга озатырга шулкадәр күп кеше килде. Бөтен район, ярты республика җыелгандыр… Администрациядән җитәкчелек килде. Район имам-мөхтәсибе җеназа чыкты, мөхтәсибәттән дин әһелләре килде. Бик булыштылар. Дәваланган вакытта да республикадан бик күп ярдәм иттеләр. Яхшы кешеләр шулкадәр күп. Хастаханәләрдә дә искиткеч мәрхәмәтле табиблар очрады, – дип, Наил абый рәхмәтләрен җиткерде.

«Келәмдә генә түгел, тормышта да батыр булды ул»

Илшатның түземле булуы, үзеннән бигрәк, башта якыннарын кайгыртуы турында 7 яшькә олырак туганнан туганы Фәнил Хәмизуллин да әйтте.

Яман чир белән авырый башлагач та, соңгы сулышына кадәр «җиңеп чыгам» дип көрәште, «җиңәм» дигән очкын бар иде аның күзләрендә, төшенкелеккә бирелмәде. Даруларын да вакытында эчте. Бик яшисе килде, бик тырышты. Һәрвакытта әти-әнисе хакында уйлады, борчырга теләмәде. Безгә дә авырлыгын күрсәтмәде. Бик авыр хәлдә, көчкә чыдап ятканда да, көчле рухлы иде. «Илшат, ничек соң хәлләр?» – дип сорагач, «И абый, «пойдет» инде. Сезнең хәлләр ничек? Бабайның хәле ничек?» – дип сорый иде. Елмаеп каршы ала, елмаеп озата иде. Бабай исән әле безнең, мин үзем төп йортта яшәгәч, аны сорашты. Әле бер хәле җайланып алган арада, бабай янына килеп, сөйләшеп тә утырдылар.

Киңәшкә миңа килә иде, ярдәм кирәк булса, мин аның янына бардым. Бер авылда яшәп, үзара булышып, бертуганнар кебек якын булдык. Печән кайтса да, башка эш килеп чыкса да, һәрвакыт беренчеләрдән булып, бөтен эшен ташлап, килеп җитә иде.

Аеруча изге җанлы, киң күңелле кеше иде ул. Аллаһы Тәгалә шундый изге җан итеп яраткандыр инде аны. Бәләкәйдән тәравих намазларына йөрде. Җомга намазларын калдырмаска тыышты. Укуда алдынгылар рәтендә иде, спортны яратты, шахмат бәйгеләрендә урыннар алгалады, көрәштә бик яхшы нәтиҗәләргә иреште.

Келәмдә генә түгел, тормышта да батыр булды ул, билен бирмәде. Нинди эш булса да, гел беренчеләрдән йөрде. Авыл тормышында, өмәләрдә дә актив катнашты. Сабан туе, Яңа ел бәйрәмнәре дисеңме… Кыш бабай булып та керә, скетчта да уйный...

Бер вакыйганы мәңге онытасым юк. 2017 еллар булдымы икән… Бик нык давыл чыгып, безнең 2 корылма түбәсен кубарып аткан иде. Илшатка ул чакта 13-14 яшь. Икәү бергә менеп, 1 көн эчендә түбә калайларын җәйдек. 13 яшьлек малай түбә төзәтеп йөрсен әле! Курку белмәс, кыю иде шул.

Туганнары, дуслары да хөрмәт итте. Соңгы юлга озатырга бик күп кеше килгән иде. Менә шулай, кыска гына гомерле булса да, үрнәк гомер яшәде ул. Безнең искә алулар Илшатның рухына дога булып барып ирешсен иде! Амин! – дигән теләктә калды Фәнил.

«Беркайчан үзенә авыр икәнен күрсәтмәде»

Илһам Шәйдуллин Илшат белән мәктәптә бер парта артында утырып, бер университетка укырга кереп, бер тулай торакта яшәгән. Бары тик чын дус кына якын иптәшенең кайсы көнне авырый башлаганына кадәр төгәл беләдер.

9 октябрьдә неврологка язылган иде ул, кичен инде хастаханәгә алып киттеләр. 2023 ел иде бу. Шул көннән бирле университетка, тулай торакка башка килмәде.

Активист иде, биюгә, көрәшкә йөрде. Спортчы егет. Бик тырыш малай. Җиңел булмаса да, бирешми, ахырга кадәр бара иде. Кешегә гел ярдәм кулы сузды. Беркайчан үзенә авыр икәнен күрсәтмәде. Хәле авыр булганын сизә идем, ул барыбер: «Аллаһка шөкер, беркөе хәлләр», – ди иде.

Ул бит инде йөри алмас җиреннән аякка да басып алган иде, хәле рәтләнеп тә киткән кебек иде. Мин килгәндә, ходункида яки таякка таянып озатып кала иде. Яхшыга өметләндек... Соңгы тапкыр августта күрештек, сентябрь-октябрьдә ул инде үзе янына төшерттермәде. Үзенең нинди хәлдә икәнен күрсәтәсе килмәде. Узган атнаның дүшәмбесендә язышкан идек. «Хәлләр Аллаһка шөкер, үзең ничек, Илһам?» – дип язды, ул чакта ук бик авыр булган инде аңа… – дип авыр сулап куйды Илһам.

«Интертат» редакциясе коллективы Илшат Хәмизуллинның әти-әнисе Наил абый һәм Резида апаның, апалары, туганнары, дуслары, авылдашлары – барлык якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. Илшатның урыны оҗмахта булсын! Хәмизуллиннар гаиләсенә Аллаһы Тәгаләдән күркәм сабырлыклар сорыйбыз. Бу язма Илшатның якты рухына дога булып барып ирешсен иде!

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев