Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бүген Яшел Үзән районы имам-хатыйбы Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин үзенең туган көнен билгеләп үтә

Хәзрәтне бәйрәм белән Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы, Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев котлады.

"Хөрмәтле Габделхәмит хәзрәт, туган көнегез белән иң ихлас котлауларны кабул итегез!

Сезнең рухи идеалларга армый-талмый хезмәт итүегез, йөрәк зирәклегегез һәм зур тормыш тәҗрибәгез Яшел Үзән районы мөселманнарының ихтирамын казанды.

Сез дини һәм конфессияара диалогны ныгытуга, әхлакый нигезләрне саклауга, толерантлык тәрбияләүгә зур өлеш кертәсез.

Сезгә сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек телим.
Сезнең тормыш юлы алга таба да изге эшләр белән сугарылсын".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев