Бүген Татарстанда коронавирус инфекциясеннән ике үлем очрагы теркәлгән
1973 елгы ир-ат хастаханәгә коронавируслы инфекция, үпкә ялкынсынуы белән китерелгән. Хәле хроник авыруларның кискенләшүе фонында начарлана.
1963 елгы хатын-кыз пневмония белән хастаханәгә озатыла. Хроник авырулар да бар.
Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган.
Туганнарының һәм якыннарының кайгыларын уртаклашабыз.
12 ноябрьгә барлыгы 119 очрак теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев