Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бүген кояш баегач, Бараәт киче җитә.

Мөселманнарның дулкынлануының, Рамазан аен түземсезлек белән көтүенең чиге юк - без беренче тәравих намазга чаклы көннәрне саныйбыз, чөнки якынлашып килүче изге ай Аллаһ һәм Аның гафу итүенә ирешергә ярдәм итәр дип өметләнәбез. Шулай ук, гөнаһларны кичерү өчен, безгә шәфкатьле һәм юмарт Аллаһ тарафыннан Барәат та киче бирелгән.

Шәгъбан аеның унбишенче кичәсе керсә, аны гыйбадәт белән үткәрегез. Көндез исә ураза тотыгыз, чөнки Аллаһы Тәгалә ул кичне кояшның чыгуына кадәр дөнья галәменә рәхмәт күзе белән карар һәм боерыр. Хәдис-шәрифтә болай дип әйтелгән: «Тәүбә һәм истигъфар итүче булса, аны гафу итәм. Ризык сораучы булса, аңа ризык бирәм. Авыруга дучар булса, аңа саулык-сәламәтлек бирәм”. Шуңа күрә барча мөселманнар Барәат кичен сәҗдә кылып, Коръән укып, салават әйтеп һәм намаз укып уздырсын. Аллаһы Тәгалә боларның барысын да ихлас күңелдән эшләргә көч бирсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев