Бүген Казанда 45нче WorldSkills дөнья чемпионаты ябылу тантанасы узачак.
Казанның “Казан Арена” стадионында WorldSkills дөнья чемпионаты җиңүчеләрен бүләкләү һәм эшче һөнәрләр буенча 45нче дөнья чемпионатының ябылу тантанасы булачак. Бу чарада WorldSkills хәрәкәте әләмен ярышларның киләсе оештыручысына — Кытайның Шанхай шәһәренә тапшырачаклар.
Тантанада Русия Президенты Владимир Путин да катнашачак
Дөнья чемпионатын ябу тантанасында L-One, яки Леван Горозия, Димаш Кудайберген, Тина Кузнецова проекты — Zventa Sventana, Игорь Крутойның "Brio Sonores" кроссовер-төркеме, Светлана Лобода һәм Филипп Киркоров кебек билгеле төркемнәр һәм җырчылар катнашачак.
Ябылу тантанасын “Россия 24” һәм “ТНВ” телеканаллары күрсәтәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев