Бүген безне нинди һава торышы көтә?
Бүген көндез урыны белән бераз яңгыр явачак.
Бүген, 30 июльдә, Казанда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Һава температурасы төнлә +8...+10 градус, көндез +14...+16 градус җылы булачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Җил көньяк-көнбатыштан секундына 15-17 метрга кадәр җитәчәк. Һава температурасы төнлә +8...+10 градус, көндез - +14...+16 градус җылы булачак.
Тулаем республика буенча шулай ук аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә урыны белән һәм күпчелек районнарда көндез бераз яңгыр явачак. Көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан талгын җил, урыны белән, көчәйгәндә тизлеге секундына 17 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә һава температурасы +5...+10 градуска кадәр, көндез +12...+17 градуска кадәр җитәчәк.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/29/190620/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев