Безнең кебек халыкны фашистлар җиңә аламы?
Юк! Безнең халык бервакытта да төшенкелеккә, кайгыларга бирешмәгән, бердәм булган. Нинди генә авыр вакытлар булмасын, шаяртырга, күңел ачарга үзендә көч тапкан. Шулай итеп яшәргә тырышкан.
Хәйләкәр Сибгәт
...Шулай туры килде, гомеремнең беренче ун елын мин дәү әнием Сәкинә белән авылда яшәдем. Бала аңлап бетермәгән бөтен сорауга ашыкмыйча гына, төптән аңлатып, җавап бирер иде, бәгърем. Аннары зур үсеп, тормыш коргач, үзенең акыллы киңәшләре белән шуның кадәр җитмәде ул миңа. Хәзер инде үзем олы яшьтә булсам да, һаман җитми...
Бервакыт әбиемнән, күрше Сибгәт бабайның фамилиясе нигә шундый кызык – Хәйләкәр соң дип сорадым. Ул елмайды да, сугыш елларында булган әлеге хәл турында сөйләде:
«Аны сугыш беткәннән бирле шулай атыйлар, кызым. Фамилия түгел ул, кушамат. Кырык өченче елның җәй ахырлары иде бугай, без – барлык хатыннар, кызлар кырда эшлибез, икмәк урабыз. Авылда ирләр юк диярлек, барысы да фронтта. Алардан башка авыр да, күңелсез дә. Кемнеңдер иреннән, йә улыннан хат килсә генә шатлык. Хатларны бөтен бригада, алай гына да түгел, авыл белән җыелышып укый идек. Авылдаш ир-атларның ничек сугышуларын, яшәүләрен барлык хатын-кызларның беләсе килә бит.
Бер көнне хат хатыны Наҗиягә күрше Сибгәттән килде. Наҗия үзе укый-яза белми, шуңа яшь кыз Равия укырга булды. Укый башлады һәм нинди хат икәнен ул да аңлый алмый... Ә анда нибары: «Сеня – хәйләкәр, мин аны беләм, без аның белән бергәләшеп фашистларны кыйныйбыз», – дип язылган. Бит тутырып шул сүзләр! Ахырда гына: «Надя, не волнуйся, Сеняң исән-сау, бик яхшы сугыша, сине каты итеп «пәп» итә», – дип өстәп куелган.
Сибгәт өчен хат язган иптәше шулай шаярткан инде, Сибгәт тә укый-яза белми иде. Менә шуннан бирле күршене авыл халкы Хәйләкәр Сибгәт дип атый башлады. Ә ул үзе герой, Җиңүгә кадәр сугышты, бик күп медальләр асып кайтты. Ә менә кушаматы фамилия кебек тагылып калды.
Үзе сугыштан кайткач, нигә аны шулай атауларын, эшнең нидә икәнен башта аңламады, аннары белде инде. Бик каты Наҗиягә үпкәләде, хатын бөтен авыл алдында укыганга. Ә грамотасыз Наҗия хатны барыбер кемгә дә булса биреп укытыр иде, барыбер яшереп калып булмас иде анда ни язылганын. Авылда бит шулай, бернәрсәне дә яшереп калып булмый. Сибгәт тә кушаматына күнде, үпкәләми башлады. Начар кушамат түгел ул, киресенчә, башлы булуын аңлата. Надан яки Саран дип кушсалар кыен булыр иде...»
Мин ул вакытта дәү әниемнең сүзләренә аптыраган идем, хәзер дә шаккатам: тирә-юньдә сугыш, үлем – ә кешеләр шаярта. Безнең кебек халыкны фашистлар җиңә аламы? Юк! Безнең халык бервакытта да төшенкелеккә, кайгыларга бирешмәгән, бердәм булган. Нинди генә авыр вакытлар булмасын, шаяртырга, күңел ачарга үзендә көч тапкан. Шулай итеп яшәргә тырышкан.
Хәзер барган болганышларда да без, һичшиксез, җиңәчәкбез! Әнә бит нинди арыслан-улларыбыз анда илебезне саклый-яклый! Теге вакытта бабаларыбыз кырып бетерә алмаган шул ук фашистлардан бит! Ялга кайткач та: «Анда минем братлар, китмичә булдыра алмыйм!» – дип, кабат шунда китәләр. Җиңү белән, исән-сау кайта күрсеннәр!
Менә шулай, уйлана-уйлана әбием сөйләгән шул хәл искә төште дә, хат итеп язарга булдым. Гаеп итмәссез һәм газетада бастырырсыз дип ышанып калучы, Яшел Үзәннән Кадрия булам.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев