Безнең ярдәмгә мохтаҗ Төхвәтуллиннар
Яшел Үзәндә яшәүче Төхвәтуллиннар гаиләсе турында газетабызда моннан берничә ел элек олы йөрәкле укучыларыбыздан ярдәм сорап язган идек. Бу юлысы кабат мөрәҗәгать итәргә мәҗбүрбез.
Аларның гомердә дә кешедән ярдәм сораганы юк. Төхвәтуллиннар гаиләсе булганына шөкер кыла белеп, бар малны хәләл көчләре белән табып гади генә яшәргә өйрәнгән. Әмма тормыш син дигәнчә генә барса икән ул. Узган язмага әйләнеп кайтсак, ул чакта тома ятим калган авыру оныклары Илнурны аякка бас тыру өчен акча җыйганнар иде. Әти-әнисен югалткан Илнурны ул вакыт Гомәр абый белән Халидә апа тәрбияләде һәм үзебез исән чакта беркемгә дә бирмибез, дип белдерделәр. Ни кызганыч, бүгенге көндә Гомәр абый инде арабызда юк. 81 яшьлек Халидә апа оныгын ялгызы тәрбияли. Дөрес өйләнмәгән улы Дамир бар. Ул энекәшен ташламыйм дип әйтә. Әмма урын өстендә ятучы егетне карарга көче җитәрме икән?
Аягына Чабаксар шәһәрендә операция ясалгач, Илнур аякка баса басуын. Әмма барыбер авырлык белән генә йөри, бүгенге көндә күбрәк урын өстендә ята.
– Тумыштан балалар церебраль параличы диагнозы куелган аңа. Шуңа да сөйләшми, әмма бер-беребезне аңлыйбыз. 19 августта улыбызга 20 яшь тула инде. Пенсиясен ала, әмма кайда гына җиткезик? Памперсы да кирәк, дәүләттән бирелгәне генә җитми. Менә хәзер кышка киендерәсе бар, – дип сөйли күз яшьләре аша Халидә апа.
Инде 80 яшьттән узган Халидә апа үзе дә чүт кенә йөри. Шулай булса да, исән чагында оныгын матур итеп тәрбиялисе, тәмле итеп ашатасы килә. Шушы бәйрәм көннәре якынлашканда, бәлки кайберәүләр сәдакаләрен кемгә бирергә белми торгандыр. Төхвәтуллиннар гаиләсенә тапшырсагыз, ятим баланы шатландырсагыз, шушы игелегегез өчен әҗер-саваплары үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтыр иде. Тапталган сүзләр булса да әйтим: тамчыдан күл җыела. Зинһар, битараф булмыйк!
Элемтә өчен телефон: 5-21-47. Шулай ук
редакциягә дә мөрәҗәгать итә аласыз: 5-68-03.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев