Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Безнең планета, безнең сәламәтлек

Бөтендөнья сәламәтлек көне ел саен 7 апрельдә билгеләп үтелә.

Быел ул «Безнең планета, безнең сәламәтлек» шигаре астында уза. Бу кеше сәламәтлеген һәм әйләнә-тирә мохитне саклау, сәламәтлекне ныгыту һәм «иминлек җәмгыяте» булдыру өчен кичектергесез гамәлләргә чакыру дигән сүз.

2019 елдан башлап Россиядә «Демография» илкүләм проекты кысаларында гражданнарны сәламәт яшәү рәвешенә мотивацияләү системасын формалаштыру буенча «иҗтимагый сәламәтлекне ныгыту» федераль проект гамәлгә ашырыла. Аның максаты – җәмгыятькә халыкның сәламәтлеген популяцион дәрәҗәдә ныгытуга юнәлдерелгән нәтиҗәле алымнар, программалар һәм чараларны кертү. «Җәмәгать сәламәтлеген ныгыту» төбәк программасын тормышка ашыру булып, гражданнарны сәламәт яшәү рәвешенә мотивацияләү системасын формалаштыру, шул исәптән туклану һәм зарарлы гадәтләрдән баш тарту, халыкның тормыш сыйфатын яхшырту, культурасын үстерү тора.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) билгеләмәсе буенча, сәламәтлек – ул тулы физик, рухи һәм социаль иминлекнең торышы. Кешенең саулыгы 20 процент әйләнә-тирә мохит торышына, 50 процент яшәү рәвешенә һәм бары 10 проценты гына сәламәтлек сак лау системасына бәйле.
Тәмәке тарту, алкоголь куллану, аз хәрәкәтле яшәү рәвеше, кан холесте ринының югары дәрәҗәсе, кан басы мының югары булуы, артык авырлык, кандагы глюкозаның югарылыгы да йогышлы булмаган авырулар, онкология, респиратор, йөрәк-кан тамырлары авырулары һәм шикәр диабеты үсешенә китерә. Дөньяда үлемнәрнең 71 проценты шуларга бәйле.
Авыруларны профилактикалау кешеләрнең үзләренә дә бәйле. мәсәлән, бу сәламәт яшәү рәвеше, физик активлык, дөрес туклану гына түгел, ә үз вакытында ярдәм сорап мөрәҗәгать итү, даими медицина тикшерүләре һәм табибларның киңәшләрен үтәү дә тора.
Шулай ук сәламәт булу өчен кеше дөрес тукланырга, яхшы йокларга, стрессларга каршы торырга, ял белән эшне чиратлаштырырга, көннең оптималь режимын булдырырга һәм аны үтәргә тиеш.
Сәламәт яшәү рәвеше алып барырга комачаулаучы төп сәбәпләр – вакыт җитмәү, ихтыяр көче һәм хезмәт көненнән соң физик активлык булмау, матди кыенлыклар.
Бөтендөнья сәламәтлек көне – физик активлыкны арттыру, дөрес туклану һәм начар гадәтләрдән баш тарту файдасына үз яшәү рәвешен яңадан карау өчен менә дигән форсат.
Надежда Александрович,
«ТРда гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗ Яшел Үзән филиалы табибы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев