Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Безнең авылда бер бәйрәм дә буш калмый

Исәнмесез, хөрмәтле редакция хезмәткәрләре! Сезне чын күңелдән барыгызны да 2021 ел белән тәбрик итәм, эшегездә уңышлар, гаилә бәхете, саулык-сәламәтлек теләп калам.

Менә 2020не озаттык, 2021 елга аяк бастык. Без Наратлыда барлык бәйрәмнәрне билгеләп, каршы алып, озатып торабыз. Күсе елын декабрь ахырында, 29ында көндез озатып, бик матур чара карадык. Нигә көндезме? Чөнки җырчыларның кич белән башка авылда концерт куясылары бар иде.

Без клубка килгәндә табын әзерләнгән, самовар кайнап тора, матур итеп бизәлгән чыршы көтә иде. «Әйдәгез, әйдә», – диеп, безне бик зурлап каршы алдылар. Авыл Советы сәркатибе Флюра Вәлиева үзе һәм җирлек башлыгыбыз Гөлнара Семахина исеменнән, клуб мөдире Илүзә Сәмигуллина һәм башкалар – барысы да чын күңелләреннән киләсе Үгез елы белән котладылар, бик матур, ихлас теләкләрен җиткерделәр.

Тау Иле клуб мөдире Сәлахова Гөлфинә, Урысбага клуб мөдире Люция Садриева, клуб хезмәткәре Гөлсу Әдиятуллина «Очрашу» дигән спектакльдән өзек куйдылар. Бик матур булды, көлдек рәхәтләнеп.

Кыш Бабай (Рәхмәтулла Сөнгатуллин) белән Кар Кызы (Люция Садриева) да таяклар белән дөбердәтеп, бии-бии килеп керде, Шүрәле дә бар иде хәтта. Клуб күңеллелектән дер селкенеп торды. Кыш бабайның кызыл капчыгында күчтәнәчләре дә бар иде, аларны өләште. Аннары чират зәлидәгә җитте, биеделәр күңел булганчы.

Клуб мөдиребез Илүзә безгә зур итеп ясаткан фотоларыбызны, истәлек булсын дип, бүләк итте, җәй көне төшергәннәр иде. Эшләрендә зур уңышлар телибез, гел шулай ягымлы, кешелекле булсыннар дигән теләктә без.
Яңа елны каршы алу менә шундый матур итеп оештырылды бездә. Тагын шулай алдагы елларны да каршыларга язсын. Бик күңелебез булып, рәхмәтләр әйтеп, таралыштык.

Гөлсем Нигъмәтҗанова. Наратлы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев