«Бездә эш – непочатый край. Мин ярдәм итәргә әзер!»
– Сез үзсалым акчагызга нормативлар буенча рәсмиләштерергә кирәкле эшләрне башкарыгыз, ә юлларны ясарга мин үзем ярдәм итәм. Сабан туе урынын да рәтләргә кирәк. Ел саен яңгыр ява, утыру өчен өсте ябылган урын булдырсак яхшы булыр иде, чокыр аша басма салу да планда бар...
Болар әле ярдәм итәчәкмен, ясап куячакмын, дип әйтелгән сүзләрнең берникадәре генә. Бер җирлектә дә үз теләге белән үз өстенә шулкадәр йөкләмә алган кешене күргән юк иде әле. Ә менә Түбән Урысбаганың шундый терәге бар икән. Ул – шушы авылда туып үскән Равил Гарипов. Иш янына куш, дигәндәй, халык тапшырган үзсалым акчасы янында аның бушлай ярдәме үзен бик яхшы сиздерә.
2017 елда әлеге авыл җирлегендә үзсалым 300 сумнан җыелган. Гомуми сумма тиешлесеннән 16,3 процентка азрак булса да (бирмәүчеләр һәр авылда бар инде ул), ул акча тик ятмый, тулысы белән юл төзелешенә тотылган. 2016 елдан калган 81 900гә 150 метр су трассасы алмаштырылган. Шулай ук республика программалары буенча да эшләр башкарылган: хәзер югары урысбагалылар таш түшәлгән юлдан, җирлектәге дүрт авыл халкы диодлы лампалар белән яктыртылган урамнардан йөри.
– Бюджет системасында акчаны тиешле җиреннән башка беркая да куеп булмый. Аның һәр кадагы исәптә. Эш башкарылганнан соң да әле йөз кат килеп тикшерәләр. Шуңа күрә, җәмәгать, үзсалым акчасының һәр тиене үзебезнең яшәү шартларын яхшыртуга тотыла. Быел аны март урталарына кадәр җыеп бетерергә кирәк, чөнки 2018 елда ул суммага башкарыласы эшләр, шулай ук, планлаштырылган. Актив рәвештә тапшырып бетерсәгез, аны юл төзелешенә, су трассасын алмаштыру һәм инешләр төзекләндерүгә тотачакбыз, – дип хисап тотты Түбән Урысбага авыл җирлеге башлыгы Наил Гатауллин.
Ахыры газетаның №15 санында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев