Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бездә дә иң яхшы продукт бар

Татарстанда иң яхшылар исемлегенә Яшел Үзәннең кайсы товары кергән соң?

ТРда стандартлаштыру, метрология һәм сынаулар Дәүләт өлкә үзәге 2019 елның «Татарстан Республикасында иң шәп товарлар һәм хезмәтләр» конкурсына нәтиҗә ясады. Җиңүчеләр исемлегенә Яшел Үзән районында җитештерелгән 9 товар кергән. 
«Производство-техник билгеләнешле продукция» номинациясендә «А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» төзегән «Дмитрий Рогачев» патруль корабле лауреат исеменә лаек булды.
 «Яшел Үзән икмәк комбинаты»ның «Шотландские» икмәге һәм «Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты» җитештергән «Кечкенә яшьтәге балалар өчен эремчек» белән ряженка «Азык-төлек товарлары» номинациясендә иң яхшылары дип табылды.
«Яшел Үзән икмәк комбинаты»ның бодай оныннан чүпрәсез пешерелгән «Трапезные» икмәге «Азык-төлек» товарлары» номинациясендә I дәрәҗә дипломант булды.
Шулай ук, I дәрәҗә диплом белән «Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты» җитештергән ультрапастеризация­ләнгән сөт өсте, пастеризацияләнгән сөт, «Снежок» йогырт эчемлеге, «Легкий» эретелгән сыры бүләкләнде.

Фото завод төркеменнән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев