Без үз гамәлләребез белән эз калдырабыз, шуңа күрә һәр адымны уйлап ясарга кирәк
Бала әбисенең хат язуын карап утыра да, сорый: – Син минем турында язасыңмы? Әбисе язуыннан туктап, елмая да, оныгына: – Дөрес әйтәсең, синең турыда язам. Әмма минем ни язуым түгел, нәрсә белән язуым мөһим. Мин, үсеп җиткәч, синең шушы карандаш кебек булуыңны теләр идем...
Малай кызыксынып карандашка карый, тик бернинди дә үзенчәлеген күрми.
– Ул башка карандашлардан берние белән дә аерылмый!
– Барысы да синең әйбергә карашыңнан тора. Бу карандашның тормышны дөнья белән килешүдә узарга теләүчеләргә бик тә кирәкле биш яхшы сыйфаты бар.
Беренчедән: син даһи була аласың, әмма беркайчан да Әйдәүче Кул барлыгын онытырга тиеш түгелсең. Ул кулны без Илаһи көч дип атыйбыз. Шул көчкә ышан һәм аны тоярга өйрән.
Икенчедән: язу өчен, миңа карандашны очларга туры килә. Бу эш аңа авырту китерә, ләкин шуннан соң карандаш нәзегрәк яза. Димәк, авыртуның сине затлыландыруын исеңдә тотып, аңа түзәргә өйрән.
Өченчедән: карандаш кулланганнан соң, нәрсәнедер хаталы дип санасаң, аны бетергеч ярдәмендә юк итеп була. Исеңдә тот, үзеңне төзәтү – начар түгел. Еш кына бу дөрес юлда калу ысулы.
Дүртенчедән: карандашта – ул ясалган агач та һәм аның формасы да әһәмияткә ия түгел. Аның эчендәге графиты мөһим. Шуңа күрә, һәрвакыт үзеңнең эчеңдә ниләр кайнавы турында уйла.
Һәм, ниһаять, бишенчедән: карандаш һәрвакыт үз артыннан эз калдыра. Син дә үз гамәлләрең белән нәкъ шулай эз калдырасың, шуңа һәр адымыңны уйлап яса.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев