Без – сугыш чоры балалары
Мин сугыш чоры баласы, 1935 елны Марий Эл республикасының Бәрәңге районында, колхозчы гаиләсендә туганмын. Сугыш башланганда без апам белән кечкенә идек. Әнием, мин, апам әтине сугышка озаттык...
Әнием бик уңган, кул эшләренә дә осталыгы булганга, бәрәңге үстергәнгә без ач булдык, дип әйтә алмыйм. Әтием сугышта яраланып, бик озак госпитальләрдә яткан. Авырый-авырый булса да, безне сөендереп, авылга кайтты ул. Әти, диеп дәшү бәхете миңа елмайды.
Мин үзем мәктәптә 7 сыйныфка кадәр белем алып, пед училищега укырга кердем. Анда ике ел укыганнан соң, кулга паспорт алгач, укуны ташлап, Йошкар-Олага китеп, эшкә урнаштым. Ул вакытта паспорт алулары бик кыен иде. Авылдан, әти-әнидән аерылып, чит җирләрдә йөрисе рәхәт булмады. Чөнки ,яшь, буйга да кечкенә идем.Тимер юлга эшкә урнашып эшли башладым. Ул вакытта миннән 7 яшькә олы Нурул өлкән кондуктор булып эшли иде. Ул миңа абыем кебек булды. Шулай сөйләшкәләп йөри торгач, ул тәкъдим ясады. Мин икеләнеп йөргәндә, авылдашлары килеп, яхшы гаиләдән ул, дип тормышка чыгарга күндерделәр. Шулай итеп, 1957 елда Күгәй авылына килен булып төштем. Бер дә үкенмәдем, әти-әнисе дә бик сөенеп каршы алдылар. Нурул үзе дә дөнья бәясе кеше иде, бик акыллы, эшчән булды. Биш бала тәрбия ләп үстердек. Әби-бабайлар да балаларны карашырга ярдәм иттеләр. Бүген инде аларның үз тормышы. Бөек Җиңүнең 75нче язын каршы алырга җыенган көннәрдә узган еллар бик еш искә төшә. Иң мөһиме, балаларыбыз, оныкларыбыз сугыш афәтен күрмәсен, тынычлыкта яшик.
Гөлсәрия Гатиятуллина.
Күгәй
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев