Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Без, сугыш балалары, иртә олыгайдык

Әти сугышка киткәндә әнигә 31 яшь булган.

Гаиләдә 4 бала, картайган әби. Әти сугышка киткәндә миңа 6 яшь иде. Карт әби безгә күз-колак булды. Без барыбыз да иртә олыгайдык. Өйдә бөтен эшне дә эшләдек: печән җыйдык, утын ташыдык, сөт саттык, укыдык. Кая барсак – җәяү, нәрсә күтәрсәк, җилкәдә иде. Без печәнне, утынны мәктәп яшенә җиткәнче  күтәрә башладык.  
Әти без үскәнне күрмәде. Без барыбыз да әтине  гомер буе көттек, плендадыр дип уйладык. Бигрәк тә әни белән Алмаз абый. Алар еш төш күрә иде, төшләрен әти исән, тиздән кайта, дип юрый иделәр.
Алмаз абыйның II класста укыганда сәхнәдән җырлаган җырын язам.
Һаваларда очкан аккошларның
Каурыйлары җиргә коелды.
Сугыш кырларында үлеп калгач,
Әтием,  үле гәүдәләрең  кем алды?
Күптән инде синең хатларыңны
Почтальоннар безгә китерми.
Күпме генә сагынып еласак та,
Әтием, ул елаулар сиңа ишетелми.
Аккош кайтты, сандугачлар килде,
Әтием, син кайтмадың киткән җиреңнән.
Аккош китәр урман күлләреннән,
Әтием, син китмәссең безнең күңелдән.
Әтием, син кайтмадың...
Бу җырны җырлавын үтенеп, Алмаз абыйны кат-кат  сәхнәгә чакырдылар. Бөтен клуб елады. Барсында да бер хәсрәт –  ярты авыл үлем хәбәрен алган иде.
Ул сугыш вакытындагы авыр тормышны хәзерге буын  күз алдына да китерә алмый. Салкыннан гомергә корымаган агачлар 1941 елда корыды. Шундый салкында ягарга юк. Тирә-юньдәге  бөтен куакларны, куакларның тамырларына кадәр, кысыр җирдә үскән әремнәрне, көтү йөргән җирдә кипкән  сыер букларына  хәтле җыеп яктык.
Бөтен ашау бәрәңге булгач, бәрәңге язга кадәр җитми иде. Тездән пычракка батып, кар беткән урыннарда черек бәрәңге  җыеп, кәлҗәмә  пешереп ашадык. Бөтен халык, бөтен балалар ашарга яраклы үләннәрне белә иде. Өс-баш, аяк киеме сатып алырга да юк иде. Без кечкенәдән шундый тормышта үскәч, шулай  була дип белә идек.
Бөтен Шырдан авылы шулай яшәде, халык укмашып көн күрде. Бер кеше дә ачлыктан яки салкыннан катып үлмәде. Бер пожар, бер бәхетсезлек (урманда адашу,  урак-чалгы белән киселү һ.б.) булмады.
Мин Бөек Ватан сугышын башланган көннән үк беләм. Сугыш тәмамлангач,  авырлыкны да күрдем – хәерчелек, өметсезлек иде.  Сугыш бетте: әтисез балалар, тол хатыннар, кадерле балаларын сугышта югалткан  аналар калды. Җиңү көнен үсмер балалар, хатын-кызлар якынайттылар. Сугыштан соң илне күтәрделәр, яңадан төзеделәр. Алар хөкүмәттән бернәрсә дә сорамады. Хәзер инде бу буын китеп бара.

Флера  Хәбибуллина.
Кече Шырдан – Краснокамск

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев