Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Без исән, без әле яшибез»

26 апрельдә радиация һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә

Очрашу

Бу көнне 1986 елда Чернобыль атом электр станциясендә зыян масштабы һәм нәтиҗәләре буенча ХХ гасырның иң зур техноген катастрофасы була.

Киев өлкәсенең Припять шә­һәреннән ерак түгел урнашкан Чернобыль атом станциясенең дүртенче энергоблогы реакторында шартлау нәтиҗәсендә атмосферада бик күп радиоактив матдәләр туплана. Һәлак булучылар саны, икътисади һәм экологик зыян буенча бу һәлакәт атом энергетикасы тарихында иң зуры санала.
Кинәт килеп чыккан бәла меңнәрчә кешенең тормышын үзгәртә.
 

Бу көнне Чернобыль АЭСындагы аварияне һәм башка техноген һәлакәтләрне бетерүдә катнашучыларга хөрмәт күрсәтелә, һәлак булучылар искә алына.
Безнең якташлар арасында да бу һәлакәтне торгызуда катнашучылар бар. Шуларның берсе – Илгиз Гыймадиев.


«Татарин, командировкага китәсең!»
Илгиз тумышы белән Олы Яке авылыннан. Сигезенче сыйныфны тәмамлагач ул Яшел Үзәндәге 42нче училищега укырга керә. Алдагы тормыш юлы һәр Совет кешесенеке кебек: училищены тәмамлауга армиягә алына. Ул Украинаның Чернигов өлкәсенә эләгә. Төп частьлары Черкасов өлкәсендә була. Гадәти Совет солдаты кебек үк башта «учебка» уза һәм авиациядә радиостанцияләр радиомеханигы булып хезмәт итә. Дембель вакыты якынлашканда гына аның язмышын кинәт үзгәртә алырлык вакыйга була.

 

1986 елның августында рота командиры Илгизне чакыртып ала да: «Татарин, рюкзагыңны җыясың да, командировкага китәсең!» – дип кыска әмерен бирә.

Ә рядовой солдатка әйберләрен төйнәргә генә кала. Ул берүзе автобуска утырып төп частька юл тота. Шунда солдатларны кайсыларын – төзелешкә, ә Илгизне химик гаскәргә юнәлтәләр. Алар Чернобыльдән кайта торган вертолетларга хезмәт күрсәтергә тиеш була. Бу катастрофаның никадәр дәрәҗәдә зыянлы булуын алар үз сәламәтлекләрендә шунда татый. Кызганычка, нурланышны кул белән тотып, тәмен татып карап та булмый. Радиация сиздермичә генә үз эшен эшли тора. Аларның махсус җыелган төркемендә барлыгы 14 кеше исәпләнә. Шулай итеп, Илгиз Гыймадиев командировкада август аеннан ноябрьнең 15енә кадәр була. Радиациядән даими тикшереп торсалар да, дозасы җитте, хәтта артып китте, дип үз теләкләре белән кайтып китә алмый алар. Дөрес, ашату ягы әйбәт була.
 

– Ял бирүләрен сорый идек. Көн дә бертөрле эш. Өстәвенә, нурланышны да артыгы белән алабыз. «Вы солдаты, присягу приняли!» – дип кенә әйтәләр иде безгә. Әмма шунысы да бар иде, әгәр син радиацияне артык дозада алгансың икән, бу урыннан китәргә тиеш, бер көндә алгансыңмы син аны, ике атнадамы, анысы мөһим түгел. Шуңа да инде без: «Отправьте нас домой, нам же на дембель надо!» –
дип әйтеп карый идек. Безне аннан 15 ноябрьдә генә җибәрделәр. Ә өйгә 15 декабрьдә кайтып киттек.

«Сез әле дә исәнме?!»


Әлеге һәлакәтне торгызуда Илгиз Гыймадиев өч ай гына катнашса да, аның тәэсирен бу көнгә кадәр сизеп яши. Ә бит Чернобыль һәлакәтенә кадәр аның сәламәтлегенә зарланганы булмаган. Хәзер аны гел карап, ныгытып торырга кирәк. Ташламаларны да чернобыльчеләргә фаҗига булып 6-7 ел узгач кына бирә башлаганнар. Ә хәзер шуларны әкренләп бетереп баралар икән. Менә шундый кызганыч хәл. Дәваланып яшәргә мәҗбүр булган чернобыльчеләр әле бар, ә ташламалар актуаль түгел.

Табиблар комиссиясе вакытында безгә: «А вы до сих пор живы еще?» – дип әйтәләр. Ә без: «Назло будем жить!» – дип җавап кайтарабыз. Безнең арадан яртысыннан күбрәге исән түгел инде, – дип сөйли Илгиз медицина тикшеренүләре турында. – Ничә еллар буе әле бер җирем, әле икенче җирем авырт­ты, кан басымыннан интектем, неврологиядә дә, терапиядә дә яттым, бер үзгәреш булмады. Менә күптән түгел мине Казанга җибәрделәр. «Ярый әле абый килеп җиткәнсең, тагын 2 көн йөрсәң, соң булган булыр иде», – дип, йөрәккә операция ясадылар. Мин шунда елап җибәрердәй булдым. 25 ел интегеп йөргәнмен, мөмкин булгач, ник баштан ук операция ясамаганнар икән дип уйлыйм.


Армиядән кайткач Илгиз шәхси йортларга газ кертү белән шөгыльләнгән «Татспецстрой» дигән оешмага эшкә урнаша. Әмма әлеге дә баягы сәламәтлеге буенча, күзләре начар күрә башлагач, бу эшеннән китәргә, Чебоксарда дәваланырга, операция ясаткач җиңел эшкә күчәргә туры килгән. Аннан соң ул 10 еллап авыл хуҗалыгы идарәсендә эшли, администрациядә сак хезмәтендә дә була. Хәзер икенче бер җәмгыятьтә сак хезмәте контролеры. Анда тәүлек буе аяк өстендә булырга туры килә. Соңгы операциядән соң анда да ул эшли алырмы-юкмы, әлегә әйтүе кыен.

Булачак хатыны белән дәваханәдә танышкан
Илгиз Гыймадиев хатыны Гөлшат белән бер кыз һәм малай тәрбияләп үстергәннәр. Ни кызганыч, Чернобыль афәте балалары сәламәтлегендә дә чагылыш тапкан.

– Шуның нәтиҗәсе дип әйттеләр. Икесенең авырмаган бер авыруы да калмады, дәваханә юлын бик күп таптадык. Хәзер инде үзләренең гаиләләре бар. Улыбыз әнисе юлыннан китте, медик. Кыз аеруча тырыш һәм үзсүзле булды, югары белем алды, университетны кызыл дипломга бетерде, айтишник. Укып бетергәч, эшкә урнашыр­га кирәк иде. Стажың юк дип, алмыйча интектерделәр. «Кызыл дипломыңны син берәр «перекрестокта» сатып алгансыңдыр әле», – дип, кире борып чыгаралар иде. Барыбер үзенә тиешле эшне тапты, эшкә алмаганнарга дипломының кызыл төсен исбатлады. Безгә ошамаган ул бөтенләй, үз дигәненә ирешә торганнардан.


Хатыны Гөлшат медицина хезмәткәре, аның белән Илгиз кайда булсын, әлбәттә, дәваханәдә танышкан.

– Сөйләшеп киттек тә, менә хәзергә кадәр сөйләшәбез инде, – дип көлә ул танышкан вакытларын искә төшереп. – Өйләнешергә җыенганда булачак хатынына кешеләр: «Ул анда булган кеше, балаларыгыз турында уйла!» – дип әйткән булганнар. Бу хакта ул миңа күп еллар узгач кына әйтте. Аллаһка шөкер, Чернобыль йогынтысы булса да, матур гына яшәдек. Әлбәттә инде, тормыш булгач төрле хәлләр була.


Яшел Үзәндә чернобыльчеләрнең «Союз – Чернобыль» дигән оешмасы бар. Ул Мирныйдагы сәнгать мәктәбендә урнашкан. Рәисе – Олег Тимофеев, урынбасары – Александр Гуськов, ә Илгиз Гыймадиев – әгъзасы.

– Чернобыльчеләр истәлегенә куелган һәйкәлебез дә бар, әмма ул бер җирдә дә баланста тормый. Менә аңа хәзер ремонт таләп ителә. Үзебез акча җыеп, материаллар алдык инде, – дип сүзен дәвам итә Илгиз Гыймадиев. – Атнаның һәр пәнҗешәмбесендә очрашабыз, килеп туган проблемаларны бергә утырып хәл итәргә тырышабыз. Әйткәнемчә, күп ташламалар бетерелеп килә. Элек шифаханәгә юлламаны ел саен бирсәләр, хәзер ул юк. Элек квартир өчен коммуналка түләүләре дә гаиләгә бирелсә, хәзер ул чернобыльченең үзенә генә калдырылды.


Чернобыль афәтен торгызуда катнашкан яшел үзәнлеләр (164 катнашучы булып, исемлек буенча 81е генә калган), апрельнең 26сында һәйкәл янында бергә җыелып, вакытыннан алда киткән иптәшләрен искә ала. Быел да искәрмә булмаган. Безгә инде мондый һәлакәтләр кабатланмасын да, һәр туган көн өчен сәламәтлек бәрабәренә көрәшергә язмасын, илдә тынычлык урнашсын дип әйтергә генә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    1

    0

    Спасибо, хорошая статья! Илгиз, живите долго и счастливо!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Спасибо.,хорошая статья! Илгиз, живите долго и счастливо!

      2
      X