Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Берсен дә яратмыйм» - популяр блогер кайсы артистның кем белән аралашмаганын ачыклаган

Блогер Олеся Лесная «Татар җыры – 2023» фестивалендә кайсы җырчының кем белән аралашмавын ачыклаган.

Блогерның соравына җырчылар түбәндәге җавапларны биргәннәр.

Илнат Фәрхуллин: «Һәрберсе белән аралашам. Честно әйтәм», – дигән.«Кайсын бик яратасың?» – дигән сорауга: «Берсен дә яратмыйм», – дип әйтеп котылган.

Данир Сабировның җавабы мондый булган:

«Ильмира Нәгыймова белән бик сөйләштерми мине Марат Яруллин, көнләшәдер инде. Винера Ганиева белән сөйләшкән юк әле, болай талашмадык та, югыйсә».

Марат Яруллин Руслан Кираметдинов белән дус булмавын әйткән.

«Аның белән точно сөйләшмибез», – дигән ул.

Руслан Кираметдинов исә җаваптан бик уңышлы качкан.

«Андыйлар күп. Кеше артыннан «шуны-шуны яратмыйм» дип сөйләп йөрмим… Мин аны йөзенә бәреп әйтәм», – дигән.

 

Алсу Фазлыева, уйлап та тормыйча: «Ландыш Нигъмәтҗанова белән аралашмыйм, Иркә белән. Әмма «сәлам» дип әйтәм», – дип сөйләгән.

Гөлназ Асаеваның җавабы да бик кызык:

«Дөрес әйттең, шушы хатын».

«Кем?»

«Аның исеме Иркә түгел бит. Исемен оныттым».

Иркә исә Олесяга түбәндәгечә җавап кайтарган:

«Сезнең, барысын да уздырып, үткенлегегезне күрсәтәсәгез килде инде, әйеме? Егетләр-кызлар, кемнәр белән аралашмыйм мин, әйтегез әле? Хәтерләмим дә инде», – дигән ул.

Бу хакта Интертат: иң популяр татар сайты яза
Видео @tatarafisha дан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


«Берсен дә яратмыйм» - популяр блогер кайсы артистның кем белән аралашмаганын ачыклаган

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев