Беркатлы хатын күңеле
Минем бу хатымны укучылар арасында кияүдәгеләр күпме?
Ә аерылышканнар? Ялгыз аналар? Ә мин үземне боларның берсе арасына да кертә алмыйм. Минем тормышым тулы үпкә, рәнҗеш, күз яшьләре, күралмау... Минем парлы тормышым тәмугъ кебек. Бәлки анда да яхшырактыр... Ә бит кайчандыр барысы да мәхәббәттән башланган иде. Белмим, бәлки кешегә ара ераклыгы шулай тәэсир итәдер? Әллә олыгаюмы?
Башыннан башлыйм әле...
Ирем белән сигез ел элек таныштым һәм... хисләр бөтереп үз эченә алып кереп китте, ул вакытта күбәләк кебек очтым. Аннары туй, кызыбыз туды. Беренче адымнар, беренче «әннә» диюләре. Шулай бер ел да үтеп китте. Аннары икенчесе. Ниһаять, минем бер эшемне дә яратмаган каенанам яныннан күченеп чыгу. Шулай безгә яхшырак булыр дип уйладым, беркатлы. Һәм, шуның белән вәссәлам... Иремне, әйтерсең, алыштырып куйдылар. Ул гел бетмәс командировкаларында. Өйдә күренгәне дә юк. Мин кызым белән берүзем. Иремнең сөяркәләреннән бетмәс «смс»лар... Аның юк-бар сәбәп белән акланулары, елан кебек чыгу юлларын эзләүләре... Каенанамның, зинһар аерылма, дип ялынулары. Имеш теге кыз үзе аның улына ябыша.
Һәм, беләсезме нәрсә? Кичердем. Кызым хакына кичердем. Ә үзем аны яратмавымны аңладым. Барыбер рәтле бернәрсә дә барып чыкмады. Кабат хыянәт итүләр. Өстәвенә эчә башлады. Өйдә мин «тварь», «шалава», «тупорылая» идем. Шул көнгә калдым... Кем әйтмешли, шуның өчен көрәштемме? Аның командировкага китәсе вакытын зарыгып көтә идем. Ә аның өйдә чакларын күралмас дәрәҗәгә җиттем. Шул рәвешле дүрт ел үтте. Әйе!!! Үзем өчен чит кешегә әверелгән ир өчен бушка үткәрелгән дүрт ел гомерем!
Бервакыт, чираттагы эчүеннән соң, ул миңа кул күтәрде. Аңа минем хатынлык бурычымны үтәүдән баш тартуым ошамады. Бөтен акчаны җыеп алды, банк карталарын тураклап атты. Мин, кыш көне, кар-буранда, суыкта төн уртасында кызымны күтәреп, шәһәрнең икенче башында яшәүче абый янына киттем. Ә иртән, мине югалтып һәм нәрсә булганын аңышмыйча, ир кисәге килеп тә җитте. Ни кыланганын да аңламаслык, хәтерләмәслек хәлгә җиткәнче эчкән иде шул. Тезләнепләр гафу үтенде. Алтын йөзек бүләк итте... һәм кабат кичердем... Кабат кимсетүләргә, кыйнауларга, түбәнсетүләргә түзәр өчен кичердем...
Әти-әниләрем, аның янына башка шәһәргә күченергә үгетләде (ул башка шәһәрдә эшли иде). Мин киттем. Ирем дә, менә хәзер безнең бөтенләй башкача булачак, матур яшиячәкбез, мин сезне бик каты яратам, сезнең өчен барын да эшләячәкмен, дип шапырынды. Ышанасызмы? Эшләде! Ул мине чит шәһәрдә ташлады. Бала белән. Эшсез әәм акчасыз килеш. Эшкә дип чыгып китте дә, кайтмады. Шалтыратам – җавап бирми. «Сез мине туйдырдыгыз! Мин синнән гарык!» дип, язып кына җибәргән иде. Җыенып, ничек кирәк, шулай, кызым белән әниләргә кайтып егылдык.
Утырам, елыйсы да килә, килми дә... Нишләргә дә белмим. Ничек яшәргә? Ничек ялгышмаска? Кичә чак кына дару төймәләре эчмичә калдым. Кызым булмаса, мин инде яшәмәс идем. Бу ирләргә нәрсә кирәк, нәрсә җитми икән? Ашарга пешерәм, өйдә чисталык, оекбашлары юылган... Дуслары белән теләсә кая йөри, ул мин гел дүрт стенада утырам, хет бүре булып ула. Мин бик тә арыдым. Тормышымда һәм күңелемдә тынычлык булуын телим. Яратыласым, кемнеңдер сөеклесе буласым килә. Якты мәхәббәт хисләре, кешечә мөнәсәбәт кая китте соң? Нигә булганның кадерен белмибез икән?
Әйтәм бит, бу минем «крик души»! Мин бар көчемә балабыз хакына гаиләбезне саклап калырга тырыштым, Аллаһ Тәгалә шаһит. Күпкә түздем, күп нәрсәгә күз йомдым. Әмма шуларны да бәяләмәделәр. Алга таба яшәп китәргә каян көч алыйм? Мин янып беттем бугай... Әти-әни янында әлегә авылда рәхәт, җылы, тыныч. Әмма мәрхәмәтсез дөньяга кабат чыгарга кирәк булачак бит. Ничек яңадан атлап китәргә? Киңәш бирегезче...
Күңелен райондашларына бушатучыны Наилә дип белерсез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев