«Бергә яши башлагач кешене яратып буламы?» (киңәш кирәк)
Минем исемем Ләйсән. Миңа 39 яшь.
Минем исемем Ләйсән. Миңа 39 яшь, Арча районыннан. Зинһар, киңәш бирегезче. Тормышымда үз ярымны очрата алмадым. Әйе, танышулар булды. Ләкин җитди мөнәсәбәтләр корып булмады. Минем бик тә әни буласым килә. Яшь бара... Хәзер артымнан бер ир-ат йөри башлады. Ләкин мин аны дустым шикелле генә хөрмәт итәм. Ничек уйлыйсыз, бергә яши башлагач кешене яратып була микән?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев