Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бергә дә түгел, аерым да

...Мин шәһәрдә туып үстем һәм безнең өйгә гомердә дә татарча газетага язылмадылар.

Ә менә ВК төркемегезгә мин язылган һәм карап барам. Соңгы елда бугай, ялгышмасам, хатлар бастыра башладыгыз, кызыксынып шуннан укыйм. Үземнең әти белән әни арасындагы гадәти булмаган мөнәсәбәт турында сөйләргә булдым. Кызык та, кызганыч та безнең өчен...

Әти Зеленодольск егете, ә әни авыл кызы. Алар кызыклы гына танышканнар, ә инде билгеле сәбәп аркасында кавышканнар. Әни заводка килеп урнашкан һәм паруслы йөзү түгәрәгенә дә язылган. Кушканнар инде эшеннән. Ошап киткән аңа бу шөгыль һәм бер җәйдә командалары белән таулы елгага барырга булганнар. Әти инструкторы булган. Катлау­лы елга бусагасын узганнар да, капланганнар болар көймәләре белән. Команда шул урында калган, ә әнинең бавымы, тросмы өзелгән дә, агып китә башлаган. Инструктор аны коткарырга ташланган һәм ярга алып чыккан. Шулай итеп якыннанырак танышканнар. Яшьләр өчен бу бик романтик тоелган, әйтерсең язмыш үзе очраштырган боларны. Мөнәсәбәтләре башланган. Өч атналап очрашканнар. Менә монда иң кызыгы да: аларны язмыш түгел, мин бәйләгән. Әни балага узган һәм әти намуслы, чын ир-егет булганга, аңа өйләнергә карар кылган. Әлбәттә инде дәрт узган, ә мәхәббәт минем елауларга, чүпрәкләргә чумган.

Әти белән әнинең мөнәсәбәтләре ни дәрәҗәдә начар булуын мин биш яшьлек туган көнемнән үк хәтерлим. Алар торт аркасында әрләште һәм гел бер-берсенә гаеп ташлап, әйткәләшеп кенә торды. Гомумән, аларның мөнәсәбәтләре зур бер конфликтны хәтерләтә иде. Әни еш кына елый, әти кычкыра һәм чыгып китә, ишек шапылдап ябыла, әмма ул гел кире кайтып керә.
Ничектер аларның арасы бөтенләй суынды, хәтта кычкырышулар да туктады. Шул яшемдә дә, хәзер болар аерылыша инде, дип уйлый идем. Әмма сәбәп башкада булып чыкты. Аннары, үсеп җиткәч әни сөйләде: алар ЗАГСка аерылышырга гариза биргән булган, тик әти кире алган. Чөнки әни үзенең балага узганын белгән. Аларны кабат бала бәйләгән. Энекәшемә өч яшь тулгач, әти түзмәгән, тагын аерылышырга гариза язган.

Миңа ул вакытта ун яшь һәм әтинең гаиләсенә ничек шулай хыянәт итә алуын аңламый идем.

Аның бит мин һәм энекәшем бар, безне ярата да кебек. Үсә-үсә шуңа төшендем, хаталарын танырга теләмәсә дә, утка майны еш кына әни үзе сибә иде. Әти эштән тыныч кына кайта, ашарга утырабыз, ә әни аңа карата нинди дә булса канәгатьсезлеген белгертергә сәбәп таба. Ә бит әле ул кайтып берни дә эшләргә өлгермәгән, бары тик кулларын юды һәм киемнәрен генә алыштырды. Ул тыныч кына җавап бирә, ә әни ягыннан яңа битәрләүләр сибелә, әти кыза. Шул ук өстәл артында утырган балаларына да игътибар итмичә, кычкыра башлый. Кызганыч, энекәшемә кечкенәдән үк шуларны тыңлап үсәргә туры килде. Әле ярый психикасына начар нәрсәләр булып кереп урнашмаган, хәзер аның үзенең гаиләсе һәм хатыны белән бик матур яшиләр.

Ә теге вакытларда кычкырыш – әрләшләр көн саен дәвам итте. Аерылышырга гариза язалар, бер-беренең йөрәк итен кимерәләр, әти чыгып китә. Аннары кайтып керә, гаризаны барып алалар да, нәкъ өч көн яратышкан ир белән хатын кебек яшиләр. Ләкин бу беркайчан да өч көннән артмый. Барыбер скандал башлана, әти барлык гөнаһларда әнине гаепли, ә әни аны мыскыллауларга күмә. Искә дә төшерәсем килми, хәзер дә күңелемә авыр. Аларга карый идем дә, нигә дуслаша алмауларына яки бөтенләй аерылышмауларына аптырый идем. Бу әрләшүләр аларны шуның кадәр йотып бетерде ки, энекәшем белән минем аларга кирәгем калмады. Әни әтине эштән, менә хәзер башын ашыйм, дип, махсус скандал куптарырга көтеп тора иде.


Бер вакыт бу хәл мине туйдырды. Әни кәтлитләрне тәлинкәгә салып, әти каршына куйды да, эшләгән акчаң гаиләне тотарга җитми, кебек нәрсә әйтеп куйды. Әти авызын гына ачып өлгерде, ә мин нык итеп «җитте» дидем. Әнидән, һичьюгы бер генә кичке аш вакытында булса да, дәшми утыруын үтендем. Чөнки безнең энекәшем белән үзебезне гаиләдә итеп тоясыбыз килә, дидем. Ул чынлап та тынды, кызарды һәм ашарга утыр­ды. Әти уңайсызланды, аптырашта калды, әмма кыюсыз гына сүз башлады. Без әллә нигә беренче мәртәбә, кычкырынуларсыз, әрләшләрсез кичке аш вакытында тыныч кына сөйләштек. Әни бөтенләй дәшмәде, безнең белән әти сөйләште. Ул кичне конфликт бөтенләй булмады. Мин, хәтта, бәлки бөтенләйгә дуслашырлар, дип уйлап куйдым. Ә чынлыкта алар инде ике атна элек аерылышкан булып чыкты, тик әти өйгә кайтуын дәвам итте. Алар әле, инде әллә ничә еллар ир белән хатын булудан туктауларына карамастан, хәзер дә бергә яши. Мин аларның мөнәсәбәтләрен ничек атарга да белмим, тик мәхәббәт түгел, точно.


Әти белән, әнинең, шулай яшәүләреннән киләчәккә үзем өчен яхшы тәҗрибә алдым: без үзебезнең телебезне тыя алмавыбыз аркасында гауга ясыйбыз. Әйткән сүзләребез үзебез өчен усал булмаса да, ул башка кешенең йөрәгенә кадалыр­га мөмкин. Аннан, бала дип, яратмаган кешең белән яшәү – юләрлек. Көн саен әрләшү ишетеп үскәнче, тыныч гаиләдә үсүең мең өлеш яхшырак. Үземнән беләм. Бу хатым, бәлки, кем өчендер дәрес булыр.

Сәлам белән, Рузилә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев