Беренче яшь гаилә президентның яңа программасы буенча фатир алды
Нибары 185 мең сум беренчел түләү белән, Түбән Камадан Нуриевлар гаиләсе, мәйданы 111 кв.метрлы яңа 4 бүлмәле фатирга күченде.
Нуриевлар, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның яшь гаиләләр өчен социаль ипотека яңа программасы буенча фатир алганнар.
ТР Президенты программа турында бер ай элек хәбәр иткән иде. Ул Татарстанда яшь гаиләләрнең төп проблемаларының берсе булган шәхси торак ихтыяҗын атады. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, соципотеканың яңа программасы балалы гаиләләр өчен дә, ата-аналар булырга планлаштыручылар өчен дә яхшы ярдәм булачак. Моннан тыш, туган республикабызда яшәү һәм эшләү өчен яшь белгечләргә дә үз торакларын сатып алу мөмкинлеге мөһим.
Нуриевлар гаиләсе президентның яңа программасы буенча торак алган беренче гаилә булды. Алар үрнәгендә җирле башкарма комитетларга учетка кую өчен мөрәҗәгать иткән 800 яшь гаилә бар инде. Аларның 10 сы инде Дәүләт торак фонды реестрына кертелгән, калганнары карау этабында.
Моңа кадәр Нуриевлар арендага алынган фатирда яшәгән. Алар күптән инде үз торакларын сатып алырга хыялланган, ләкин бюджет оешмасында эшләмәгәнлектән, соципотеканың ташламалы шартлары буенча фатир сатып алуга исәп тота алмаганнар. Яңа программа аларга шундый мөмкинлек биргән. Август башында учетка баскач, гаилә фатир бәясенең 5% ын кертә һәм инде ай ахырында үзенең зур 4 бүлмәле фатирына күченә дә. Бу 111 кв.метрлы фатирның беренчел бәясе -3,7 млн. сум.
"Күптән үзебезгә фатир сатып алырга хыялланган идек, ләкин мөмкинлек булмады. Социаль челтәр аша соципотеканың яңа программасы турында белдек, кызыксындык. Яхшы һәм куркынычсыз шартлар. КФҮгә барып кирәкле документлар исемлеген алдык һәм шунда ук җыя башладык, - дип сөйли Зөһрә Нуриева. - Рөстәм Нургали улына социаль программа шартларын киңәйткән өчен рәхмәт белдерәсебез килә. Күп кенә яшь гаиләләр өчен бу үз торакларын сатып алуның бердәнбер мөмкинлеге. Безнең гаилә чиксез бәхетле. Хыяллар тормышка аша, иң мөһиме - бу хыялга ышанырга һәм шуңа омтылырга кирәк!"
Программа теркәлгән никахта торучы яшь гаиләләргә юнәлдерелгән, анда ир белән хатынның берсенең яше 35 яшьтән артмаска һәм балалары булырга тиеш яки тулы булмаган гаиләгә, шулай ук, яше 35 яшьтән артмаган һәм тәрбиясендә баласы булу шарт.
Мөрәҗәгать итүче Татарстанда теркәлгән булырга һәм эшләргә тиеш (шул ук вакытта, бюджет өлкәсендә - мәҗбүри түгел), ә гаиләнең һәр әгъзасына 18 квадрат метрдан кимрәк торак туры килергә, айлык керем күләме минималь яшәү минимумыннан югарырак булырга тиеш. Гаиләнең федераль һәм республика программалары кысаларында алынган түләнмәгән ипотека, шул исәптән, Дәүләт торак фондының түләнмәгән максатчан заемы булырга тиеш түгел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев