Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

“Бердәм Россия”дә балалы гаиләләргә ярдәм итү буенча партиянең халык программасы турында сөйләделәр

"Бердәм Россия" депутатлары ана капиталын куллануны киңәйтү, күпбалалы гаиләләр өчен НДФЛны гамәлдән чыгару, гаиләләргә ярдәм итү һәм ятимнәрне озата бару - бу һәм башка мәсьәләләр турында фикер алышты.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә үткәрелгән очрашу халык программасының тиешле пунктларына багышланды.

Очрашуда катнашучылар - профильле коммерциячел булмаган оешмалар, экспертлар һәм депутатлар - партиянең халык программасын эшләгәндә исәпкә алыначак балалы гаиләләргә ярдәм итү чараларын киңәйтү турында фикер алыштылар. Балалы гаиләләрнең иминлеге - "Бердәм Россия"нең төп өстенлекләренең берсе бит, дип ассызыклады балалар омбудсмены Анна Кузнецова.

Вәкаләтле вәкил фикеренчә, ярдәмне гаиләләрнең төрле категорияләренә киңәйтү мөһим. Мәсәлән, бала карау буенча айлык пособиене уртача хезмәт хакының 40%ыннан 100%ка кадәр арттырырга, шулай ук бу чорны өч елга кадәр озайтырга; торак проблемаларын хәл итәргә ярдәм итә торган оешмаларга салым ташламалары бирергә; оныкларын карарга ярдәм итүче бабайларга һәм әбиләргә ярдәм итәргә кирәк. Шул ук вакытта барлык ярдәм чараларын "бер тәрәзә" режимында күрсәтергә.

 

«Гаиләләргә кагылышлы темалар төрле ведомстволарга кагыла: закон чыгару, башкарма хакимият органнарына, иҗтимагый оешмаларга. Бер яктан, гаять зур ресурс та шунда, ә икенче яктан - катлаулылык. Барысының да "аккош, рак һәм чуртан" кебек түгел, координацияле эшләве мөһим", - дип ассызыклады белгеч.



Балалар тәрбияләүдә махсуслашкан блогер Екатерина Золотухина программага яшь ярымнан алып өч яшькә кадәрге балаларга пособиеләр алу мөмкинлекләрен киңәйтү турында пункт кертергә тәкъдим итте. Хәзерге вакытта закон тарафыннан билгеләнгән ике МРОТ планкасыннан бераз гына артык керемле гаиләләр бар. Түләүләрнең аларга да бирелүе кирәк.

Моннан тыш, ана капиталын файдалану мөмкинлекләрен киңәйтү мөһим, дип саный Ярославль өлкә Думасы депутаты Лариса Ушакова. Хәзер сертификатларның күпчелек өлеше торак сатып алуга кулланыла, әмма ана капиталын алучыларның законнарда язылмаган башка бик күп сораулары да бар. Бу, аерым алганда, ИП тарафыннан оештырылган балалар бакчалары өчен түләү, газ җиһазлары урнаштыру, янгынга каршы сигнализация өчен түләү, автомобиль сатып алу.

Ушакова, шулай ук, торак шартларын яхшыртуга сертификат юнәлешендә өч еллык мораторийны гамәлдән чыгарырга кирәк, дип өстәде. Тагын ике фикер алышу пункты - ир-атларның сәламәтлеген ныгыту һәм яшүсмерләрне эшкә урнаштыру программаларын булдыруны - ОНФ үзәк штабы әгъзасы, Россиянең атказанган артисты Денис Майданов тәкъдим итте.

"Бездә күптән хатын-кызларның сәламәтлеген күзәтү күп баскычлы системасы бар. Ә менә ирләр системаның игътибарыннан читтә кала, шундый күрсәткечләр дә шуннан. <...> Россиядә гомуммилли Ана көне, Балаларны яклау көне бар, ә гомуми Әтиләр көне юк. Ләкин бит тәрбия - уртак, даими хезмәт, вакыт, көч һәм акча таләп итә торган эш», - диде ул.

Башка чаралар арасында шулай ук балаларга һәм ата-аналарга ярдәм итү белән шөгыльләнгән күпфункцияле үзәкләр челтәрен булдыру кирәк, дип саный "Ата-аналар берлеге" президенты Оксана Кирюшина. "Бер тәрәзә" режимында эшләгәндә, алар мөрәҗәгатьләр кабул итәрләр һәм теге яки бу мәсьәләне хәл итүдә озата барырлар иде. Бу мәйданчыкларда шулай ук гаиләләр өчен аралашу һәм бәйрәм чаралары уздыру өчен урыннар булдырырга мөмкин.

Дәүләт Думасы депутаты Зураб Макиев, үз чиратында, программага дүрт һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр, шулай ук инвалид балалары булган күп балалы гаиләләр өчен НДФЛны гамәлдән чыгару турында тәкъдим итте.

Моннан тыш, халык программасында ятим балаларны тиешле дәрәҗәдә озата бару турындагы пунктны чагылдыру мөһим. Әлеге оешмалар ятимнәргә җәмгыятьтә уңышлы рәвештә социальләшергә ярдәм итәр иде, дип саный "Бөтен ил балалары" балалар йортларын тәмамлаучылар берлеге" бөтенроссия иҗтимагый оешмасы рәисе Альберт Сарбалаев.

Дискуссия модераторы - "Әниләр советы" рәисе Татьяна Буцкая билгеләп үткәнчә, санап кителгән ярдәм чаралары 20 миллионнан артык Россия гаиләсенә кагылачак.

 

"Алар барысы да халык программасын эшкәрткәндә исәпкә алыначак", - дип йомгаклады ул.



Элегрәк "Бердәм Россия" партиясе рәисе Дмитрий Медведев Россия халкын документта барлык проблемалы мәсьәләләр чагылдырылсын өчен халык программасын булдыруда катнашырга чакырган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев