Бераз елмаеп алыйк әле
Анекдотлар.
***
Әтисе Вәлигә:
– Бишлегә укысаң, мин сиңа кара Мерседес алам, дүртлегә укысаң – акны, ә начар укысаң – сары Мерседес алам, йөр дурак кебек!
***
Бервакыт пациент доктор янына килә дә:
– Минем бик зур проблемам бар – кай җиремә генә төртсәм дә, бөтен җирем авырта!
Доктор пациентны тикшерә дә:
– Сезнең бармагыгыз сынган бит! – ди.
***
Хатын иренә:
– Минем иртәгә туган көнем! Син хет хәтерлисеңме? Кадерлем.
– Әлбәттә! Ул датаны мин теләсәм дә оныта алмыйм. Минем машина страховкасының срогы иртәгә чыга!
– Кадерлем, мине сиңа Аллаһ үзе бүләк иткән, чынлап бит?!
– Әйе, кадерлем... Тик нинди гөнаһларым өчен икәнен генә белмим.
***
– Улым, синең математика белән хәлләр ничек?
– Нормально, әти! Бүген биш плюс дүрт минус җиде алдым.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев