Бер хыянәт иткән ир артыннан саклап йөрмәгез, кызлар.
..Узган сандагы хатны укыганнан соң, тукта әле, мин әйтәм, мин дә кызларга шалтыратып, иптәш кызымның аянычлы язмышы турында сөйлим әле, дип уйладым. Бәлки язып та чыгарырсыз.
Бу гыйбрәтле тормыш тарихы белән менә нәрсә әйтәсем килә: бер хыянәт иткән ир артыннан саклап йөрмәгез, кызлар. Гаиләнесаклап калам, дип тә, бала хакына, дип тә. Арт ягына тибеп чыгарыгыз да, күңелегездән, тормышыгыздан төбе-тамыры белән сызып ташлагыз. Андый ир белән мәңге бәхетле булмаячаксыз, менә шул.
Дус кызым белән үстек, буй җиттек, гаилә кордык, балаларыбыз туды. Ләйләнең гаиләсендә барысы да шома барды димәс идем. Бер карасаң, гадәти тормыш инде: әйткәләшүләр дә, ызгыш-талашлар да, култыклашып йөргән бәхетле чаклары да булды. Ләйлә ирен яратты, ә Әнәс һич кырыйга йөреп туймады. Тик, тотылмаган бур түгел, диләр бит…
Ләйлә иренең сөяркәләре турында сизенде, әмма аның үпкәләүләренә караганда, бала өчен әти мөһимрәк, дигән карарга килгән иде. Шулай да Әнәсне булдыра алганча контрольдә тотарга тырышты: дуслары янына озакка җибәрмәде, вакыт-вакыт телефонын тикшерде, СМСларын укыды. Боларны миңа сөйли иде инде, андый вакытта эчеңне бушатасы бик
килә бит ул.
Шулай итеп, бервакыт бер мадамның язуына тап булган. Аларның әлеге хатын фатирында очрашырга сүз куешканнары көн кебек ачык икән. Ачуыннан, Ләйлә иренә шул свиданиегә ычкынырга, гомумән аның тормышыннан юк булырга кушып, дүрт ягың кыйбла, дигән. Әнәс бу хәлдән бернинди алдаулар белән дә судан коры чыгып булмаячагын аңлап, елап утыручы хатынын калдырып, өйдән чыгып киткән. Ләйлә шулай берникадәр кайгырып, инде хәзер нишләргә, дигән уйлар боткасында аптырап утырган. Хәзер иренең шундый бәхетсез һәм куып чыгарылган ир булып сөяркәсе янына барып керүе турындагы ачу китергеч уйлар күңеленә тынычлык бирмәгән. Икәүләшеп аны – шундый явыз хатынны чәйнәүләрен күз алдына китергән... Каны кайнаган һәм алар янына барырга карар кылган (СМСта язылган адресны исендә калдырган).
Таксида барганда нишләргә дип уйлаган: ирен аннан йолкып кайтып, җитди итеп сөйләшергәме, әллә теге мадамның чәчләрен генә йолкып кайтыргамы? Әмма Ләйләгә бу мәсьәләне хәл итәргә язмаган... Анда барып җитәргә язмаган…
Ул барган таксига йөртүчесе исерек машина килеп бәрелгән. Таксистка җитди берни дә булмаган, ә яшь хатынны реанимациягә алып киткәннәр... Ләйлә шулай итеп инвалид калды. Беренче айларда әле, терелер, аякка басар дип өметләндек. Тик ярты елдан, моның бөтенләйгә шулай булып каласы аңлашылды. Әнәс беренче вакытта, кешедән яхшысынмыйча, гаиләсендә яшәде әле, Ләйләне карады, булышты. Әмма бер елдан аның түземлеге чиккә җитте. Чөнки ул эштән соң кемнәр белән дә булса очрашып, ял итәргә, аннары чиста һәм җылы өйгә – әзергә кайтырга күнеккән. Ә хәзер боларның барысын да аның үзенә эшләү җитмәгән, өстәвенә хатынына яңа баштан башкача яшәргә өйрәнергә дә ярдәм итәргә кирәк. Башка кешенең күзләрендә өметсезлек күрү – мораль яктан да авыр бит әле. Нәтиҗәдә, Ләйлә белән баласын хатынының әнисенә калдырып, ул китте.
Шулай да артык борчылырлык түгел. Бераз вакыттан соң әлеге икеләтәстресстан Ләйлә айныды, бар көчен йодрыгына туплап, яшәргә тырышты. Мөстәкыйль яшәргә өйрәнде. Өч елдан соң, аны ничек бар – шулай кабул итәрдәй көчле ирне очратты.
Әнисе кире авылга кайтып китте һәм Ләйлә Ленар белән яши башлады. Бу ире Әнәс кебек күзгә ташлана торган һәм уңышлы ук түгел түгелгә, әмма тыныч һәм гаилә җанлы. Ләйләгә аның белән тыныч һәм рәхәт. Мөмкинлекләре чиклеләр командасында спорт белән шөгыльләнә башлады һәм хәтта, аларның кызлары туды. Әнәс әле тагын ике тапкыр өйләнеп карады, балалары да туды. Тик ул гаиләләре дә таркалды. Күптән түгел яңа кәләш тапкан һәм аның белән яши дип ишеттем. Язылышырга җыенмый икән һәм мондый хәл белән «кәләше» бер дә риза түгел, ди. Бизнесында эшләвен дәвам итә һәм дүрт балага алимент түли. Менә шундый хәлләр…
Тормыш ничек кенә кырыс сынаулар бирсә дә, барысы да яхшыга. Аллаһ Тәгалә язмаган эш булмас. Мин, инвалид калуына карамастан, Ләйләнең хәзерге тормышына һәм бәхетенә бик шат. Язмышында мондый кискен борылыш булмаса, шул хыянәтче белән нужарып яшәр иде. Ә бүген ул яратылып, ышанычлы ир янәшәсендә кадерле булып гомер итә, шөкер.
Тоткан уразаларыбыз, дога-теләкләребез кабул булсын. Бәхет теләп, Алсу.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев