Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бер вакансиягә ике эш эзләүче дәгъва кыла

Хәзерге вакытта Татарстанда эшсезләр саны 71 мең кеше тәшкил итә, ә «Россиядә эш» вакансияләре базасында төбәк буенча 43 мең буш эш урыны исәпләнә.

ТР Хезмәт министрлыгы мәгълүматлары буенча, һәр вакансиягә ике кеше дәгъва кыла.

"Бер вакансиягә бүген шартлы рәвештә ике эшсезгә кадәр дәгъва итә. Әлеге мәгълүмат ресурсы гомумфедераль булып тора, анда бөтен ил буйлап вакансияләр урнаштырыла. Шулай итеп, Татарстан халкы башка субъектларда да туры килә торган вакансия сайлап йә вахта ысулы шартларында эшкә урнаша ала», - дип сөйләде «Татар-информ»га ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова.

Спикер билгеләп үткәнчә, хезмәт базарындагы вәзгыять атна саен үзгәрә: ниндидер вакансияләр ябыла, ә кайберләре барлыкка килә. Агымдагы елның 9 аенда республикада 38 меңнән артык кеше эшкә урнаштырылган. Димәк, шулкадәр үк вакансияләр ябылган, әмма шул ук вакытта хезмәт базарында эш бирүчеләрдән яңа тәкъдимнәр барлыкка килгән.

«Республикада эшсезлекне киметү өчен потенциал бар. Моннан тыш, эшсезләр өчен үзмәшгульләр сыйфатында теркәлү мөмкинлеге бар. Салым салуның әлеге режимы гражданнарыбыз арасында популяр, аларның яңа һөнәр яки яңа компетенция алу мөмкинлеге бар», - диде Таҗетдинова.

Әгәр икътисад секторлары турында сөйләсәк, вакансияләрнең 45 проценты җитештерү өлкәсенә туры килә - бу 20 меңгә якын буш эш урыны. Төзелеш өлкәсендә 6 меңнән артык буш эш урыны бар һәм тагын 2,5 меңнән артык эш урыны транспорт предприятиеләрендә. Шулай ук, азык-төлек сәнәгатендә һәм сәламәтлек саклау системасында буш вакансияләр бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев