Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бер тамчы зирәклек

Уйлар һәм чынбарлык

Патша үз даирәсендәгеләргә, дәрәҗәле вазифага билгеләү өчен, сынау игълан иткән. Теләүчеләр хан сарае янына җыелган һәм ул аларны бакчасының ерак почмагындагы зур ишек янына ияртеп киткән. Әлеге ишек авыр һәм ярыйсы гына җиргә баткан була.

Кем шушы ишекне ача дәрәҗәле вазифага билгеләнә һәм байлыкта яшәячәк, – ди патша.

 
Бәкләр кызыксынып алга чыга һәм ишекне карап, «авыр һәм селкетеп булмаслык» дип бәяли дә, «юк» дип, читкә китә. Башкалар, боларның сүзләрен ишетеп, шулай ук сынауда катнашырга кыймый. Нибары бер кеше ишек янына килеп, аны игътибар белән карый, куллары белән капшый, урыныннан кузгату өчен төрле ысуллар куллана һәм, ниһаять, каты итеп тарта. Ишек ачыла. Ул яхшылап ябылмыйча да калган була. Сынау­ның үтәлерлек булуын белү өчен бары тик теләк һәм кыюлык кына кирәк булган.

 
Патша әйтә:
Син минем сараемда хезмәт итәчәксең, чөнки күргәнең һәм ишеткәнеңә генә ышанмадың, ә үз көчеңне эшкә җиктең һәм башкалар тотынырга курыккан нәрсәне башкардың, – ди.

 
Күп кешеләр хата ясаудан куркып бернәрсәгә дә тотынмый. Бу курку акланамы соң? Һәрвакытта да түгел. Дөреслек шунда ки, кыюсызлыкның нәтиҗәсе ясалган хата кебек үк күңелсез булырга мөмкин. Әле ул хатаның килеп чыгуы да икеле, бәлки бар да уңышлы булыр.


Яртылаш җиргә баткан ишекнең урыныннан кузгалмаячагы турындагы уйга ышанырга мөмкин. Башкалар әйткәнне ишетеп, алар дөрес сөйлидер, дигән уеңа да ышанырга була. Ә шул уйларыңны тикшереп карарга – ишекне тотып, этеп, төртеп, чынбарлык нәтиҗә ясарга да мөмкин.

Бәлки алайдыр, бәлки болайдыр дигән түгел. Ә чын! Еш кына, нәтиҗә син алдан уйлаганча куркыныч булмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев