Бер шимбә эшлибез
Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәте карары нигезендә 29 декабрьдәге шимбә ялы дүшәмбе 31 декабрьгә күчерелә.
Шулай итеп, 2018 елның соңгы хезмәт атнасы алты көнлек була.
Кышкы каникулларга килгәндә исә, ул якшәмбе 30 декабрьдә башланып, 8 гыйнварга кадәр сузыла.
9 гыйнвар – 2019 елның беренче эш көне. Каникул көннәренә кергән шимбә һәм якшәмбе – 5 һәм 6 гыйнвар – Беренче май бәйрәме көннәренә – 2 һәм 3 майга күчерелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев