Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

«Бер көндә өч Сабан туенда батыр калдым» Яшел Үзәндә яшәүче 84 яшьлек Мансур Сәлахов спортны ташламый

Безнең якларда әлеге легендар көрәшчене белмәүче юктыр. Алтмышынчы еллардан Сабан туйлары мәйданнарын тоткан мөхтәрәм якташыбызның исеме күпләр телендә һәм хәтерендә. Сүз тау ягының атаклы кө­рә­ш­­­чесе Мансур Гаяз улы Сәлахов турында. Сиксәннән узса да ул, Аллаһка шөкер, үзен спортчыларча тота. Милли көрәш ярышларында кунак буларак актив катнаша, яшьләргә акыллы киңәш-табышларын бирә.

Яшьтән үк спорт белән шөгыльләнүченең гомере буе туры юлдан баруы, тормышын аерым кысаларда тотуы – билгеле чынбарлык. Мансур абый белән күптән танышырга теләк булып та, җае чыкмаган иде. Һәм менә, Сабан туйлары алдыннан аралашу мөмкин булды.

Әтисе сугышка киткәндә әле тумаган да була

Мансур Сәлахов тумышы белән Тау Иленнән. 1941 елның 21 июнендә әтисе сугышка китә, ә бер көннән Мансур туа. Һәм шуннан бирле аңа әтисен күрү бәхете тими. Сугыш һәм аннан соңгы еллар бик авыр булуга карамастан, әнисе балаларын тәрбияләп үстерә, олы юлга чыгара.

– Безнең авыл бик матур җирдә урнашкан. Халкы да аерылып тора: тырыш һәм бердәм. Монда элек-электән спортны яратучылар яшәде. Авыл кечкенә булса да, 50нче елларда ук спорт мәйданы бар иде. Без – бала-чага, абыйлар һәм апалар эштән соң шунда җыела, волейбол уйный, сикерә, гер күтәрә, ярыша идек, – дип исенә төшерә Мансур абый яшьлек елларын. – Кышларын таудан чаңгыда шудык. Шуңа күрә безнең авыл көрәшчеләр һәм чаңгычылар авылы булып халык хәтерендә саклана.

Язмабыз герое да бу спорт төрен яраткан. Норлатка укырга да чаңгыда барган. Итеккә киелгән такта чаңгыда ул ярышларда актив катнаша. Тырыш һәм максатка омтылучан Мансурны район, республика һәм хәтта СССР беренчелеге ярышларына җибәрәләр. 1956 елда «Пионерская правда» газетасы призын алганын онытмый. 4 тапкыр Татарстан чемпионы исеменә лаек була. Соңгы тапкыр 1963 елда Омскида Совет Армиясенең 45 еллыгы уңаеннан уздырылган ярышта катнашып 1нче урын ала.

Кышын – чаңгыда, җәен – көрәш мәйданында

– Мин армиягә киткәнче үк, 1962 елда милли көрәш буенча зона спартакиадасын оттым. Аннан кайткач, беренче тапкыр көрәш мәйданына чыгарга булдым. Мамадыш-Әкил Сабан туенда булды ул. Аңа көрәшчеләр бик күп килгән иде, – дип исенә төшерә шул истәлекле мизгелләрне Мансур абый. – Данлыклы көрәшче Әгъзәм абый Гобәйдуллин белән туганым Әнвәр Сәлахов чыкты. Һәм, әлбәттә инде, Әгъзәм абый отты. Шунда мин дә, үз теләгем белән аңа каршы чыктым. Миңа Аллаһ Тәгалә булышкандыр, оттым. Аннан соң Кайбыч батыры Исмәгыйльне ектым.

Мамадыш-Әкил Сабан туе көрәшчегә юлны киң ача. Норлат сабан туйларында да җиңүче була. 1966 елда Зеленодольск шәһәрендә туганы Әнвәр Сәлахов көрәшкән. Шулай да, анда аны Козловкадан килгән спорт остасы Якушев җиңеп, батыр кала. Ә инде 1967 елгы Зеленодольск Сабан туенда Мансур Сәлахов үзен сынап карарга була. Көч һәм дәрман булганда, ник мәйданга чыкмаска?!

– Ул вакытта авырлыкны үлчәү юк иде, очко да бирелми, көрәшкәндә көндәшеңне чиста аркага салу кирәк. Бәхетеңә кем эләгә, 50 килограммлы көрәшчеме, 140лымы. Өч көндәшеңне еккач кына, кө­рәш­челәр исеменә язып куялар иде. Шушы бил алышуда, икенче әйләнештә, миңа каршы 1966 ел батыры Якушев эләкте. Мин аннан җитезрәк тә, көчлерәк тә булдым, оттым. Аннан соң Әгъзәм абый белән бил алыштык. Аны да җиңдем. Беренче урын өчен туганым Әнвәр калды. Озак көрәштек, беребезнең дә бирешәсе килми. 50 минут көч сынаштык, кем чиста ега, шул батыр. 1967 елның баш батыры мин булдым, – ди Мансур Гаяз улы.

Данлыклы көрәшче Сабан туйларында батырлыгын елдан-ел исбатлап килә. 1962 елда башлаган шөгылен ул 1986 елда гына туктата. Мөмкинлеге булса да, яшьләргә юл бирергә кирәклеген яхшы аңлый. Шул вакыттан көрәш остасына ел саен район сабан туе әләмен күтәрүне ышанып тапшыралар.

(Кыскартып бирелде)

Язманы тулаем газетабызның №19 (16 май, 2025 ел) санында 5нче полосада укырга мөмкин.

Фотолар: шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев